Депутат 6 яшьлек баланы таптатып һәлакәт урыныннан качкан

Депутатка авария урынын ташлап киткән өчен административ маддә буенча 11 тәүлек кулга алу билгеләнгән. Аңа шулай ук баланы куркыныч шартларда калдырган өчен җинаять эше кузгатылган.

Җәмәгать судьясы Новосибирск өлкәсенең Татарск районыннан “Бердәм Россия” депутаты Сергей Мамонтовка карата шундый карар чыгарган.

Прокуратура хәбәреннән күренгәнчә, депутат административ хокук бозуда үз гаебен таныган. “Суд аңа 11 тәүлеккә кулга алу рәвешендә җәза чарасын билгеләде. Суд карары законлы көченә кермәгән әле”, — диелгән хәбәрдә.

Мамонтовка карата җинаять эше 30 октябрь кичендәге куркыныч вакыйгадан соң кузгатылган. Тикшерүчеләр фикеренчә, Татарск шәһәрендәге күп фатирлы йорт ишегалдында депутат үзенең Toyota RAV4 машинасында 6 яшьлек малайны бастырган һәм, беренче ярдәм күрсәтмичә, качкан. Балага хастаханәгә салынган, ә машина эзләүгә тапшырылган. Соңыннан йөртүче полиция хезмәтенә үзе килгән. Экспертиза аның аек булганлыгын күрсәткән. Депутатка карата беркетмә төзелгән.


Фикер өстәү