Мамадышта Украинадагы махсус хәрби операциядә һәлак булган Илназ Хәбибрахманов белән хушлаштылар

​​​​​​​Илназ Хәбибрахманов Украинадагы махсус хәрби операциядә һәлак булган. Аны соңгы юлга озату мәрәсимендә Татарстан  Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов, район херби комиссариаты хезмәткәрләре, Илназның хезмәттәшләре, дип әһелләре, туганнары һәм якыннары катнашты.

Илназ Альберт улы Хәбибрахманов 1998 елның 31 декабрендә Мамадыш шәһәрендә туган. Мамадышның дүртенче  урта гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлаган. Яр Чаллы медицина көллиятен тәмамлаганнан соң, Оренбург өлкәсендә хезмәт итә башлый. Февраль аенда разведка ротасы ефрейторы дәрәҗәсендә Луганск һәм Донецк Халык Республикаларына махсус хәрби операциягә җибәрелә.

Илназ Альберт улы 23нче октябрь көнне Луганск Республикасының Червонопоповка торак пунктында һәлак булган.  Өендә аны хәләл җефете, улы, әнисе, әтисе һәм сеңлесе көтә иде, дип яза Нократ.


2 фикер

  1. Бу мэгнэсез улемнэргэ качан нокта куелыр икэн, ботен сабый балалар кырылып бет бит *?!

Фикер өстәү