2021 елның ноябрендә югалган географакта укучы кызның мәете табылган

Пермьдә 2021 елның ноябрендә югалган ПГНИУның география факультеты студентының мәетен  тапканнар.

Бу хакта «Югалган балаларны эзләү-Пермь һәм Пермь крае» эзләү – коткару отряды хәбәр итә. «Туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашабыз», – дип язган эзтабарлар отряды вәкилләре социаль челтәрләрдәге рәсми битендә.

Волонтерлар шулай ук 21 яшьлек кызның әнисеннән рәхмәт сүзләрен җиткерәләр. Ул эзләнүдә катнашканнарның барысына да ярдәме өчен рәхмәт белдергән.

«Ярдәмегез өчен рәхмәт! Кешелеклелегегез һәм битараф булмаганыгыз өчен баш иябез», — дип белдерә кызның әнисе.

Исегезгә төшерәбез, 21 яшьлек студент кыз 28 ноябрьдә Киров районында югалган. Ул Кама елгасының уң як ярында билгесез юнәлештә китеп, юкка чыга. Кызны эзләү бу көнгә кадәр туктатылмаган була.


Фикер өстәү