Чаллы тирәсендә гарасат: түбәләр җимерелгән, ут баганалары ауган, алмагачлар сынган, телевизорларга яшен суккан

Кичә кич Тукай районы Кече Шилнә авылында кинәт чыккан давыл, абзарның түбәсен каерып, икенче бер йорт янына очырткан. Әле ярый, беркемгә дә зыян килмәгән, дип яза “Челнинские Известия”. Ә Зур Шилнә авылында, ут баганасы авып, койманы җимергән.

Давыллы яңгыр Чаллы тирәсендәге бакчачылык ширкәтләренә дә кагылып узган. “Весна-2”, “Бриз”, “Прибрежный” һ.б. ширкәтләрендәге бакчалар байтак кына зыян күргән: җимеш агачлары сынган, чәчәк клумбалары, түтәлләр су эчендә калган.

“Давыл бөтен алма һәм грушаларны җиргә коеп төшерде. Җил-яңгыр гына түгел, боз да яуды”, –– дип язган социаль челтәрләргә “Бриз” бакчачысы.
Гарасат вакытында кайбер бакчачыларның көнкүреш техникасын: телевизор һәм суыткычларын яшен суккан.


Фикер өстәү