Биектауның бер авылында давыл булган: «Бик көткән яңгыр иде..»

26 июнь көнне Биектау районы, Кече Солабаш авылында давыл булган.

Көчле җил башланганда авылда Сабантуй бәйрәм иткән булалар. Укучыбыз Ләйсән сүзләренчә, авылдагы бик күп йортларга зыян килә, хәтта таш электр баганалары сынып ава.
— Бу яңгырны бик көткән идек, ләкин менә ничек килеп чыкты бит. Бик каты боз яуды. Электр баганалары авып, утсыз калдык. Авыл советы җитәкчесенә рәхмәт шул ук көнне электриклар чакыртып барсын да әйбәтләтте.


Фикер өстәү