Кирәксә-кирәкмәсә акча туздыру, йорттан акча югалу, ниндидер шикле кешеләр белән аралашу, ят дуслар пәйда булу… Яшүсмер тәрбияләүче ата-ана баласында шушы үзгәрешләрнең берсен генә сизсә дә, аң булсын иде, ди белгечләр. Ник дигәндә, наркомания дигән тайгак юлга кереп китүнең беренче билгеләре бу.
Белгечләр чаң суга: хәзер җинаятьчеләр наркотик сатуга яшүсмерләрне дә күпләп җәлеп итә башлаган. Мондый кыек юлга баскан үсмерләрнең саны елдан-ел арта, дип чаң суга алар.
– Бу – бик аяныч хәл. Моны аңлау өчен саннарга күз салу да җитә. Узган ел наркотиклар белән бәйле җинаять кылган 13 яшүсмер кулга алынган булса, агымдагы елның алты аенда инде андыйлар саны 18гә (!) җитте, – диде Наркотикларга каршы көрәш көне уңаеннан уздырылган матбугат очрашуында Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе башлыгы урынбасары Кирилл Жданов.
Хокук сакчылары әле быелның июнь башында гына ике тугызынчы сыйныф укучысын тоткарлаган. Аларның һәркайсыннан 40 грамм синтетик матдә табып алганнар. Март аенда исә үзе белән 60 грамм мефедрон йөрткән балигъ булмаган кыз баланы тоткарлаган. Шуңа күрә ата-аналарга яшүсмер баласының йөз-кыяфәте, яшәү рәвеше, үз-үзен тотышындагы һәр үзгәрешкә игътибарлы булырга куша белгечләр. Җәй – мондый кыек юлга басу өчен аеруча куркыныч чор. Балаларның буш вакыты күбәя, интернетта да гадәттәгедән озаграк утыра башлыйлар. Соңгысы исә еш кына җинаятьчеләрнең төп коралына әйләнә. Алар да, заман белән бергә атлап, корбаннарын, нигездә, әнә шул интернет челтәре аша таба, ди белгечләр. Бу юлга: «Яхшы түләнә торган җиңел эш тәкъдим итәм. Белемең булу-булмау мөһим түгел», – ише игъланга алданып кереп китүче яшүсмерләр дә байтак.
«Шуңа күрә яшүсмер тәрбияләүче ата-ана баласындагы һәр үзгәрешкә игътибарлы булсын иде», – ди Республика наркология диспансерының балалар наркологиясе буенча баш табиб урынбасары Степан Криницкий. Белгеч сүзләренә караганда, наркотиклар белән бәйләнешкә кергән үсмернең йөз-кыяфәтендә әллә ни үзгәрешләр сизелмәскә дә мөмкин. Ә менә аның үз-үзен тотышы шундук күзгә ташлана. Ул нәрсә алганын әйтеп тормыйча, кирәксә-кирәкмәсә акча туздыра башлый. Йорттан акча югалу очраклары да күзәтелергә мөмкин. Яшүсмернең шикле танышлары, ят дуслары пәйда булса, йортка соң кайткалый башласа, йокы режимы бозылса да шикләнергә җирлек бар. Баланың сәгатьләр буе социаль челтәрләрдә утырып, анда кемнәр белән аралашуын яшерүе дә ата-ана күңеленә шик кертергә тиеш.
– Үсмер тормышын контрольдә тотарга кирәк. Әмма бу аңа бәйләнү, шәхси тормышына кысылу кебек булмаска тиеш. Бала белән ата-ана арасындагы ышанычны югалтырга ярамый. Баланың күчеш, өлгереш чорында булуын да истән чыгармаска кирәк, – ди Степан Криницкий.
Рәсми саннарга күз салсак, агымдагы ел башыннан бирле Татарстанда 100 килограммнан артык наркотик әйләнештән алынган. Кирилл Жданов сүзләренә караганда, психотроп афәтнең яртысыннан артыгын синтетик матдәләр тәшкил итә. Моннан тыш ел башыннан бирле хокук сакчылары наркотиклар ясау һәм тарату белән шөгыльләнгән өч зур лабораторияне дә юкка чыгарган. «Татарстанда наркотикларның күпчелеге Казан, Чаллы шәһәрләрендә әйләнә. Кама аръягында – морфин, Әлмәт белән Бөгелмә якларында үсемлек нигезендә ясалган наркотиклар «популяр», – ди белгечләр. Узган ел республиканың 13 районында психотроп матдәләр белән агулану очраклары теркәлгән булса, быел Татарстанның 9 районында шундый хәл күзәтелгән. «Без наркотиклар белән агулану очраклары арта, дибез. Ләкин хокук саклау органнары ярдәмендә бу афәтнең башка районнарга таралуына ирек бирмибез», – дип ышандыра белгечләр.
Динә Гыйлаҗиева
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat