Татарстанда коточкыч гарасат: имәннәрне еккан, түбәләрне куптарган, абзарларны яндырган

Бүген кичке якта узган давыл республикада шактый гына авылларга зыян салып өлгергән. Кайдадыр боз явып, бакчадагы яшелчәләрне кырып бетерсә, кайдадыр түбәләрне очырган, калайларны “төреп” куйган. Саба районының Иләбәр авылында яшен сугып, абзар янган. Табигатьнең ни кыланганын без урыннарга шалтыратып белештек.

Балтач районы Бурнак авылы

Саба районының Иләбәр авылында яшәүче Альфред Котдусовларның абзары яшен сугып, янып беткән.

– Хатыным Гөлнараның ел ашын үткәргән идек. Килгән кешеләр таралышкан гына иде әле. Без чәй эчеп утыра идек. Шунда бик катып итеп шорт иткән тавыш ишеттек. Чыгып карасак, ул бу-юк кебек. Бераздан төтен исен сиздек. Абзар яна башлады. Давыллады, яңгыры да яуды. Хәзерге вакытта утлы кисәүләрне җыештырабыз, – диде Альфред Котдусов.

Балтач районы Сырья авылы

Балтач районының Чепья авыл җирлеге башлыгы Азат Нотфуллин әйтүенчә, ун минутлык көчле җил авылларга шактый зыян китергән.

– Соңгы вакытта мондый гарасатлар еш күзәтелә башлады. Моны Аллаһ Тәгәләнең кисәтүе кебек кабул итәбез. Арбор авылындагы ашханә, сөт фермасының, шулай ук Газизулла Зиннәтуллиннарның абзар түбәсен алып аткан. Давыл кайбер түбәләрне төргәкләп үк куйган. Безгә сәеррәк кебек тоелды. Басуда тып-тын булган, ә авыл эчендә менә шундый тамаша ясаган. Су буендагы агачларны куптарган. Сырья авылындагы ферма түбәсен алып аткан, Чепья авылында берничә хуҗалыкка зыян салган, – диде Азат әфәнде.

Кукмара районы

Теләче районы аша да давыл тыныч кына үтмәгән.

– Безнең авыл җирлеге алты авылны үз эченә ала. Орымширмә авылында 10 хуҗалыкка зыян килде. Түбә шиферларын алып атты. Ут өзелде. Мондый хәлнең булганы бар иде инде. Хәзерге вакытта иминият агентлары әлеге хуҗалыкларга килгән зыянны чутлый, – диде Теләче районының Иске Җөри авыл җирлеге башлыгы Раил Мараков.

Мамадыш районы Югары Кыерлы авылы

Мамадыш районның Югары Кыерлы авылына да кагылган давыл. Зөлфия Зиннәтуллина әйтүенчә, ничә ел яшәп, мондый хәлне күргәннәре булмаган.

– Әкәмәт булды бу. Бер урам аша үтте ул. Өч минут эчендә давыл йомычка урынына бөтен нәрсәне алып атып, тынды да. Берничә йортның, каралты-кураның, клубның түбәсен куптарган, – диде ул.

Тукай районы Иске Абдул авылы

Тукай районының авылларында көчле боз яуган. Иске Абдул җирлеге башлыгы Резеда Сафина әйтүенчә, авылларда бик көчле яңгыр һәм 15 минут тирәсе боз яуган. «Ирек-Таң дигән авылда имәннәрне еккан, авыл кешеләре шуларны җыештырды. Бер авылда газ беткән, шул мәсьәләне хәл итәсе бар әле,» – диде ул.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү