Зөлфия Вәлиева: Безгә бөтен дөньяга үзебезнең кем икәнне белдерергә кирәк

Татарстанның атказанган артисты Зөлфия Вәлиева әле  җанисәптә катнашырга өлгермәгән, әмма әлеге мөһим вакыйгадан читтә калмаячак. 

– Җанисәптә әле катнашырга өлгермәдем, яздыручының килгәнен көтәбез, — ди ул.  – Үзем катнашмасам да, ишетеп һәм күреп беләм: бу юлы җанисәптә яңа, вак сораулар бар икән. Ни дәрәҗәдә кирәкле икән алар? Бу ниндидер без белеп бетерми торган сәясәт кенәме икән? Әлегә бу мәсьәлә бик аңлашылмый. Шуңа да бик яхшылап уйлагач кына җавап бирер исәп. Халык санын алуга исәпләнгән бу көннәрдә безгә бөтен көчебезне, аңыбызны, халкыбызга булган мәхәббәтне туплап, бөтен дөньяга үзебезнең кем икәнне белдерергә кирәк. Күрсәтерлегебез бар бит! Татар тирәсендә нинди генә сүзләр йөрсә дә, безнең кыйблабыз юкка чыкмады әле. Сирәгрәк булса да, аңлы, талантлы, милли җанлы яшьләребез туып тора. Аннан соң, тарихка гына күз салыйк: сынмадык бит, бу юлы да сынатмабыз.


Фикер өстәү