Татарстан хезмәт хакы күләме уртачадан югарырак булган 25 төбәк исемлегенә эләккән

Ямал-Ненец һәм Ханты-Манси округлары эш хакы күләме буенча беренче урыннарда бара.

Хезмәт хакы күләме Россия буенча уртача күрсәткечтән югарырак булган төбәкләр исемнәре билгеле. “РИА-Новости” бу җәһәттән рейтинг төзеп бастырган.

Шулай итеп, иң бай төбәкләргә Ямал-Ненец автономияле округы (биредә яшәүчеләрнең 71,9%ы уртача күрсәткечтән зуррак хезмәт хакы алып эшли), Чукотка (59,3%), Ненец округы (58,5%), Ханты-Манси автономияле округы (56,7%) һәм Магадан өлкәсе (55,6%) кергән. Ә менә Иваново өлкәсе (9,7%), Чечня (10,1%), Калмыкия (11,4%), Алтай крае (11,5%) һәм Ингушетия (12%) иң начар нәтиҗәләр күрсәткән.
Татарстан да бу җәһәттән иң нык алга киткән 25 төбәк арасына эләккән (23 нче урында). Бездә хезмәт хакы уртачадан зуррак булган хезмәткәрләр өлеше 28,8% тәшкил иткән.

Соңгы елда илебездә уртача хезмәт хакы 52 мең сум булган. Тулаем алганда, Россиядә хезмәткәрләрнең 31 проценты – бу суммадан күбрәк, 9,3%ы – ике тапкыр күбрәк акча алып эшли.


Фикер өстәү