Россиядә Covid-19дан вакцинаны кайчан җитештерә башлаулары билгеле

Covid-19 инфекциясеннән вакцинаны бу елның сентябрендә җитештерә башларга җыеналар. Бу хакта Россия вице-премьеры Татьяна Голиковага сылтама белән «Интерфакс» хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Гамалея исемендәге Эпидемиология һәм микробиология илкүләм тикшеренү үзәге илдә беренче булып вакцина җитештерә башларга мөмкин.

«Теркәлү досьесын бирү һәм дәүләт теркәвен алу августка билгеләнгән. Димәк, алар үзләре өчен күздә тоткан сәнәгать производствосын башлау вакыты — сентябрь», — дип сөйләде Татьяна Голикова.

Аның сүзләренчә, Гамалея исемендәге Эпидемиология һәм микробиология илкүләм тикшеренү үзәге Россия Оборона министрлыгы белән хезмәттәшлектә июнь–август айларында клиник тикшерүләр уздырачак.

Моннан тыш, препаратны чыгаруның фаразланган сроклары буенча лидерлар булып Роспотребнадзорның «Вектор» үзәге һәм Россия Федераль медицина-биология агентлыгының Санкт-Петербург вакциналар һәм сывороткалар институты лидер булып тора. «Вектор» белгечләре сентябрьгә кадәр клиник тикшеренүләр уздырачак, сентябрьдә дәүләт теркәвен алачак, шуннан соң сәнәгать җитештерүе башланачак. Вакцина һәм сывороткалар институты клиник тикшерүләрне сентябрьдә-декабрьдә уздырырга планлаштыра, ә декабрьгә сәнәгать производствосын эшләтеп җибәрергә ниятли.

 


Фикер өстәү