Дәүләт Думасы депутатлары тематик һәм шәхси кабул итүләр үткәрәчәк

Кабул итүләр «Бердәм Россия» партиясе Рәисе Дмитрий Медведевның Татарстан Республикасындагы төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә узачак. Ул Казан шәһәре, Карл Маркс урамының 31/7 йортында урнашкан.

Кабул итүләрне 9 февральдә Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов ачачак, ул сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча тематик кабул итү уздырачак. Башлана 10.00 сәгатьтә.
Экспертлар булып Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының беренче затлары чыгыш ясаячак.
Шулай ук 9 февральдә 11.00 сәгатьтә шәхси сораулар буенча Россия Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова халыкны кабул итәчәк.
10 февральдә 9.00 сәгатьтә татарстанлыларны Россия Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының икътисади сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин дистанцион кабул итәчәк.
Шул ук көнне 12.00 сәгатьтә Республика халкын шәхси сораулар буенча Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина кабул итәчәк.
Тематик кабул итүләргә алдан язылу башланды.
Мөрәҗәгать калдырырга һәм өстәмә мәгълүмат белешер өчен 8 843 238 1000 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин.
Экспертларга сорауларны WhatsApp (8-987-205-00-63), 8-800-201-16-00 телефоны һәм электрон почтага op@tatarstan.er.ru калдырырга мөмкин.


Фикер өстәү