Бүген Татарстанда болытлы һава, төнлә һәм иртән томан булачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Көндез явым-төшем ихтималы аз, төнлә урыны белән бераз кар явачак. Көньяк-көнчыгыштан талгын җил, бозлавык булыр дип фаразлана.
Төнге сәгатьләрдә республика буенча 10-15 градуска кадәр салкын, урыны белән термометр баганалары -20 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы -4 градустан алып -9 градуска кадәр булачак.