Газетага язылу

Фәрит Абдулганиев ватандашлар эшләре буенча координация советы рәисе итеп билгеләнде

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Абдулганиев Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы ватандашлар эшләре буенча координация советы рәисе итеп расланды.

Бүген республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов тиешле указны имзалады.
 
Ватандашлар эшләре буенча координацион совет 2009 елда төзелде һәм 17 ел эчендә дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарының, бизнес һәм җәмәгатьчелек вәкилләренең, дипломатик корпусның ведомствоара хезмәттәшлеген оештыруда мөһим консультатив институтка әверелде.
 
Ватандашлар белән эшләү республика өчен һәрвакыт аерым әһәмияткә ия булды, әмма бүген ул тагын да зуррак кыйммәткә ия. 

Ватандашларыбызның үз тарихи ватаныбыз белән элемтәләрен өзмәү, үз мәдәниятен, халыкларның гореф-гадәтләрен саклап калу – иң мөһим бурыч һәм 175 милләт вәкиле яшәгән Татарстан бу эшкә актив кушыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре