Бер кеше аркасында 1,5 мең кеше Covid-19 йоктырган

Россиядә коронавирус инфекциясе белән авыручы бер пациент берьюлы 1,5 мең кешегә Covid-19 йоктырган.

Бу — ил территориясендә әлеге чирне таратуның максималь очрагы, диде Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) «Вектор» үзәгенең Екатеринбургтагы филиалы җитәкчесе Александр Семенов. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Галим сүзләренчә, гадәттә, коронавирус белән авыручы кеше стандарт штамм белән зарарланган очракта — ике-өч, дельта-штамм вакытында биш-алты кешегә чир йоктыра. Әмма супертаратучылар тагын да күбрәк кешегә чир йоктыра ала, аларның авыру таратуга керткән өлеше бик зур.

«Социаль дистанция нормаларын санга сукмау аркасында ул (коронавирус йоктырган кеше — Т-и иск.) инфекциянең бик нык таралуына мөмкинлек тудыра», — дип искәртте Семенов.

Россиядә коронавирус инфекциясенә каршы массакүләм вакцинация кампаниясе дәвам итә. РФ Президенты Владимир Путин да гражданнарны прививка ясатырга чакырды.


Фикер өстәү