Тамашачы да юләр түгел:  Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар концертыннан соң туган уйлар

Күптәннән күңелнең болай тынычлап ял иткәне юк иде.  Мирзаяновларның ничә концертларына бара алмый калдым. Өстәмә куеласын белгәч, алдан ук планлаштырып куйдым: бу юлы барачакбыз! Сагынылды. Балачагым, яшьлегем, әбиле, әтиле чакларым. Шуларны эзләп, мин концертка юл тоттым.

Быелгы сезонның Казандагы бишенче концерты иде ул. УНИКС залында алма төшәр урын да юк.  Менә Алмаз тавышы ишетелә. «Башлыйбызмы?» – ди. Тамашачы гөрләтеп кул чаба. Сәхнәдәге утлар, бизәлеш күзләрне камаштыра.   Шул мәлдә башымнан «Әһә, быел Мирзаяновлар яхшы әзерләнгән!» дигән уй йөгереп үтә. Яшермим, мин Алмазның шигырьләренә, Зөлфирәнең моңына сусап килдем. Менә башланып та китте. Үзем дә сизмәстән, мин Мирзаяновлар янәшәсенә күчтем кебек. Әйтерсең янәшәмдә башка берәү дә юк. Күңел кылларына үтеп, тамашачыны ял иттерә белергә кирәк бит әле ул!

Күп кенә җырчылар белән дус булуым, аларның иҗатын хөрмәт итүем аркасында, мин концертларга йөрергә тырышам. Һәркайсыннан  җылы алып кайтам. Ә кичә җылы гына түгел, күңел тынычлыгы, йөрәк тулы ярату, миһербанлылык, кешелеклелек хисләре дә төяп кайттым.

Сәхнәдә үз-үзен тотышларын бик ошаттым. Тамашачы алдында уйнау гына түгел ул. Үзләре белән аралашкач,  бер-берсен хөрмәт итеп, яратып яшәүләрен беләм. Яратып кына түгел, тормышларына шөкер итеп, булганына сөенеп, кемнең кем икәнен аңлап, усалларга юл биреп, яхшыларны үз тирәләренә җыеп яши кебек алар.

Мирзаяновларның чыгыш саен рәхмәтле булулары, Аллаһы Тәгаләне телгә алулары күпләрне тәрбияләсә иде, дим мин. Ара-тирә шаярышуларына кадәр урынлы аларның. Әти-әнигә булган мәхәббәтләре, хөрмәт белән сөйләүләре күпләрне сокландырып кына калмады, елатты да. Алмазның залда утыручы әнисе Сәрия ханымга рәхмәт әйтүе – бер хәл, аның артыннан җырларга чыккан Зөлфирәнең: «Алмазның әнисе – минем дә әни ул, булганың өчен рәхмәт», – диюе дә ни тора! Ул ике әнисенә дә кат-кат рәхмәтен әйтте.  Алар булмаса, алты айлык Нәзирәне калдырып йөреп тә булмас иде.

Сагыну дигәннән, Алмаз балачагыма да алып кайтты. Каз бәбкәсе саклаган, көтү көткән чаклар, печәнен чапмасак та, аны җыешканыбыз, бәрәңге бакчасында чүп утаулар… Әбиле чак. Анысын тыңлаганда еладым да еладым инде мин. Күңел айкалды да, чайкалды да, рәхәт итеп ял да итте. Яшь гаилә булсалар да, залда утыручы бер-берсен аңлап яшәмәүче бик күпләргә матур хисләр таратты алар. Аларда гына булган инде мәхәббәт, димәгез әле! Яратам дип һәркем әйтә ала. Ә син аны Алмаз төсле карашың белән әйтеп кара.

Кыскасы, Мирзаяновларны бик яратып кайттым. 4 сәгатькә сузылган концерт миңа җитмәде дә кебек. Әле тагын да тыңлап утырыр идем. Зөлфирәнең челтерәп аккан чишмә тавышы турында гел әйтәм инде мин! Менә кемгә кирәк ул атказанган исеме. Ичмаса, дөрес биргәннәр, диярләр иде. Аның көчле тавышына тиңнәр юк! Үпкәләмәгез, калганнар, Зөлфирә – Зөлфирә инде ул!

Алдан ук әйтеп куям: мин концертка үзем билет алып бардым. Алмаз чакырып шалтыраткач та, кирәкми, дидем. Беренчедән, әзме-күпме хәйрия концертлары уздырып йөргән кеше буларак, мин зал тутыруның да, бинаны арендага алуның да, төркемне әзерләүнең дә никадәр хезмәт икәнен, ут куючы, тавыш операторлары, фотограф, видеографлар өчен дә түлисен беләм.  Ошаттым, шуңа язам да. Яшем 40ның теге ягында булгангамы, мин тырнак астыннан кер эзләргә дип бармадым. Ничә мең тамашачыны ял иттергән Мирзаяновлар төркеменә рәхмәт.

Төркем дигәннән, анда авылдашым Илфир Искәндәров та бар. Алмаз белән күп еллар бергә инде алар. Быел Алмаз Илфирга үзеңә дә концертлар куярга кирәк, дип үсендереп тора. Талантлы егет икәнен дә әйтә. Тамашачы да яратты Илфирны. Аны сәхнәгә чыгарганчы алкышларга күмделәр. Ул җырлаганда исә, күпләр сокланып утырды. Моңлы җырлый. Үзебезчә, Мамадышларча җырлый. Мин гаеп эзләмәдем. Ярты эшен аранжировщиклардан эшләтеп, алар яздырып биргән тавышка ияреп җырлап торса, аһ итүче күп булыр иде. Шунысы сөендерә: Илфир үз тавышы белән җырлый. Ничек бар шулай итеп. Ә тамашачыга шул гына кирәк тә. Алар аны тын да алмыйча тыңлыйлар. Тамашачы да юләр түгел, үзләре җырлаган җырчыларга өстенлек бирә башлады. Дөрес юлдан барса, кем белә, әле Илфир концертының алгы рәтләрендә дә утырасы көннәр булыр.

Мирзаяновлар матур төркем туплый алган. Баянчы һәм гитарада уйнаучы Мусиннарны да бик ошаттым мин.

Күңелемә иң тигәне Алмаз һәм Зөлфирәнең, үз концертларына физик мөмкинлеге чикләнгән балаларны чакырып, аларга зур сәхнәдә чыгыш ясарга мөмкинлек бирүләре булды. Күңел изелде дә акты инде. Теләче егете Айрат Якуповның матур итеп шигырь сөйләвенә шаккаттык. Айрат әле ул  Кәрим Тинчурин театрында эшләп килүче «Могҗиза» студиясендә дә уйный. Зал аны басып алкышлады. Аннары Чиләбедән килгән Милена исемле кыз чыкты. Мирзаяновлар иҗатын яратучы кыз, ерак араны якын итеп, Казанга ук килгән. Ул бик матур җыр башкарды. Читтән генә күзәтәм: мин генә түгел, күршедәге ханым да, инде сәхнә читендәге Алмаз да күз яшьләрен сөртә. Яшермәде, күңеле тулганын әйтте ул.

«Шулкадәр рәхәт хисләр белән басып торам. Шөкер, сабыйларның теләген үти алдым. Шатланам да, күңел дә тула», – диде Алмаз.

Тамашачы менә бу гамәле өчен зур плюс куйды аңа. Һәрхәлдә, безнең рәттә утыручылар шулай диде. Шулкадәр мәгънәле, тирән эчтәлекле, әдәпле, тәрбиягә өйрәтә торган, үткәннәрне оныттырмаучы бик рәхәт тамаша карадык. Мирзаяновларга зур «бишле» куярлык. Үз урыныгызны югалтмыйча, кыйблагызга тугры калып, алга таба да үрнәк пар булып иҗат итсәгез иде.

Гөлгенә Шиһапова


Тамашачы да юләр түгел:  Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар концертыннан соң туган уйлар” язмасына фикерләр

  1. Мы с подругой 16 мая были на концерте Мирзаяновых. И были в восторге от них, особенно от Алмаза. Подруге нравится очень как он рассказывает стихи , ведет концерт и как общается со зрителями. Она говорит если б не было даже песен, готова слушать три часа его стихи., поражается какой у него тембр голоса и общение со зрителями. У Зульфиры очень сильный голос, молодец. И вообще они дополняют друг-друга , и очень красивая пара. Желаем Вам успехов в вашем творчестве и семейного благополучия❤️❤️❤️.

Фикер өстәү