3 сентябрь тарихта ниләр белән хәтердә калды?

Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамланган көн (1945)

Бу истәлекле көн Россия законы белән 2010 елның 23 июлендә гамәлгә куела һәм  2 сентябрьдә билгеләнеп үтә. 2020 елның апреленнән ул 3 сентябрьгә күчерелә.

Икенче Бөтендөнья сугышы 1939 елның 1 сентябрендә башланып, 6 ел дәвам итә. Бу – атом-төш коралы кулланылган бердәнбер хәрби конфликт. Сугышны Германия, Италия һәм Япония башлап җибәрә. Ул 73 дәүләтнең 62 сен (Җир шарында яшәүчеләрнең 80 процентын тәшкил итә) үзенә тартып кертә. Сугыш хәрәкәтләре Европа, Азия, Африка территорияләрендә һәм Атлантик, Тын, Һинд, Төньяк Диңгез океаннарында бара. 1941 елның 22 июнендә Германия СССрга һөҗүм итә һәм Бөек Ватан сугышы башлана. 1945 елның 8 маенда фашистлар Германиясен капитуляцияләү турындагы актка кул куела. 1945 елның 8 маенда СССР Кырым һәм Потсдам конференцияләрендә йөкләнгән бурычларны үтәү йөзеннән Япониягә каршы сугыш игълан итә, икенче көнне үк хәрби хәрәкәтләр башлана. 1945 елның 2 сентябрендә  Америка линкоры бортында Японияне капитуляцияләү турындагы актка кул куела. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында гомуми корбаннар саны 60 тан 65 миллионга кадәр исәпләнә, шуларның 30 миллионы фронтта һәлак була.

Террорчылыкка каршы көрәшкә теләктәшлек көне

Бу көн 1-3 сентябрьдә Төньяк Осетиядәге Беслан шәһәрендәге мәктәптә булган фаҗигә уңаеннан гамәлгә керә. Әлеге террорлык акты нәтиҗәсендә 300 дән артык кеше, нигездә хатын-кызлар һәм балалар һәлак була.

Мәскәү – Идел каналы

89 ел элек (1932) Мәскәү – Идел каналы (бүген Мәскәү исемендәге канал) төзелә башлый. Бу ике елганы кушарга теләү талпынышы XVIII-XIX гасырларда ук күзәтелә. 1930 нче еллар башында исә башкала халкына эчәр су җитми башлый. Мәскәү елгасы саега. Кремль янында  тездән генә, анысы  да калдык  сулар гына була. 1932 елда Халык Комиссарлары Советы “Мәскәү – Идел каналы төзү турында”гы карар кабул итә. Бу төзелеш 4 ел һәм 8 ай дәвам итә. 1937 елның 15 июлендә тантаналы төстә ачыла.

Мәскәү исемендәге канал – дөньяда мондый корылмалар арасында иң зурларының берсе. Аның озынлыгы – 128 км, киңлеге – 85 м. Тирәнлеге – 55 м.

Беренче электр трамвае

141 ел элек (1880) Петербург инженеры Федор Пироцкий дөньяда беренче булып электр белән эшләүче трамвайны йөртеп карый. Бу хәл  матбугат битләрендә тантана кебек кабул ителә. Тик проектка зур акчалар керткән эшмәкәрләр генә шикләнеп карый. Кыскасы, трамвай аны җитештерүгә кертелгән акчаны акламый. Шуңа күрә эшмәкәрләр яңа  транспорт шәһәр юлларында үз урынын алмас өчен бар көченә тырыша.

Электр трамваеның пассажирлар йөртүче беренче линиясе Берлинда ,1881 елның май аенда ачыла.

Фәния Әхмәтҗанова әзерләде

 

 

 

 


Фикер өстәү