Атом-төш сугышы башлана калса, кайсы илләрнең азрак зыян күрәчәген әйткәннәр

Атом-төш сугышы килеп чыккан очракта Австралия һәм Аргентина башкаларга караганда азрак зыян күрәчәк. “РИА Новости”, Nature Food журналы язмасына таянып, шулай дип хәбәр итә.

АКШның Нью-Джерси штатындагы Ратгерс университеты галимнәре атом-төш сугышы моделен булдырган. Шуңа нигезләнеп фикер йөрткәндә, шәһәрләр һәм сәнәгать үзәкләренә ташланган атом бомбалары ут өермәләре китереп чыгарачак, ә янганда барлыкка килгән кисәкчекләр һаваны пычратачак. Шуның аркасында климат үзгәреп, коры җирдә һәм океаннарда ризык запасы бик нык кимиячәк.

“Һавага 150 тераграммнан (165 миллион тоннадан) артыграк корым бүленеп чыккан очракта, апокалипсистан соң 3-4 ел узгач, ашлык куллану чама белән 90%ка кимиячәк”, – диелгән фаразда.
Галимнәр төзегән атом-төш сугышы картасыннан күренгәнчә, атмосферага шуның кадәр зур күләмдә корым бүленеп чыккан очракта да Австралия һәм Аргентинада кирәкле ризык запасы сакланып калачак. Шулай ук Яңа Зеландия дә атом-төш тәэсиренә азрак эләгәчәк.

“Әмма бу коточкыч хәл була калса, телгә алып үтелгән илләргә Азия һәм башка илләрдән бик күп качаклар килеп тулачак”, – диелгән язмада.

Моңа кадәр Ратгерс университеты галимнәре Россия белән АКШ арасында атом-төш сугышы килеп чыккан очракта Җир шарында яшәүчеләрнең яртысыннан артыграгы – 5 миллиардтан күбрәк кешенең һәлак булачагын исәпләп чыгарган.


Фикер өстәү