Путин Ерак Көнчыгышка сәфәр кылучылар өчен кешбэк күләмен арттыру турында уйланачагын әйткән

Россия Президенты Владимир Путин Ерак Көнчыгышка туристлык кешбэгын арттыру мәсьәләсе буенча уйланачагын әйткән.

Мондый тәкъдим Россия лидерының Көнчыгыш икътисади форумында катнашучылар белән очрашуында җиткерелгән. Биредә туристлык юлламасы өчен кире кайтарып бирелә торган иң зур күләмдәге сумманы 20 меңнән 40 меңгә җиткерү турында сүз бара. Гамәлдәге программа кагыйдәләре нигезендә, сәяхәтчеләргә сәфәр бәясенең күп дигәндә 20 проценты (әмма 20 мең сумнан да күбрәк түгел) үзләренә кире кайтарыла.
“Туристлар өчен кешбэкны арттыру турында уйланырга мөмкин, әмма Ерак Көнчыгыш өчен генә. Без бит бизнеска ярдәм итү мөмкинлекләрен эзлибез, ә туристлык бизнесы, һичшиксез, бик өметле юнәлеш”, – дигән Путин.
Исегезгә төшерәбез: “Ростуризм” 31 августта кешбэк программасы буенча юлламалар сату вакытын ике атнага – 14 сентябрьгә кадәр озайтты. Шушы вакыт эчендә 1 октябрьдән 24 декабрьгә кадәрге чорга турлар сатып алырга була. Круизларга исә кешбэк белән 1 сентябрьдән навигация тәмамланганчы юл тотарга мөмкин.


Фикер өстәү