Улы 175 гимназиядә белем алучы «Фәридә – Алсу» дуэты солисты: «Курку бетмәс инде ул»

Быелның май аенда Казанның куркыныч вакыйгалар булган 175 нче гимназия укучылары башка мәктәпләргә таралашып бетмәгән. Яңа уку елында күбесе үз мәктәпләренә кире әйләнеп кайткан. Мәктәп директоры вазыйфаларын башкаручы Гөлгенә Баһавиева әйтүенчә, бу уку елында, киресенчә, укучылар саны арткан. 1нче сыйныфка 145 бала кабул иткәннәр.

– Фаҗиагадән соң, шулай ук яңа уку елында яңа мәктәпләр ачылгач, укучылар саны кимер дип уйлаган идек. Алай булмады. 1 һәм 5 нче сыйныфларга балаларны күбрәк тә кабул иттек әле. Әти-әниләрнең күбесе безнең мәктәпне сайлады. Укытучылар да, башка уку елына караганда, азрак китте. Алтысының да сәбәбе бар. Әйтик, өчесе яңа фатир алса, берсе Мәскәүгә магистратурага укырга керде. Арада баласы 1 нче сыйныфка керү сәбәпле, якынрак булсын дип күченүчеләр дә бар, – диде Гөлгенә Баһавиева.

Аның әйтүенчә, укучылар заманча мәктәпне бик ошаткан. Күтәренке кәеф белән килеп, өйләренә шулай кайтып киткәннәр. Барлык мөмкинлекләр белән кызыксынганнар. Фаҗигадән соң ике бала өендә белем ала. Икесенә өйдә укырга тәкъдим итсәләр дә,  сабакташлары белән  укырга булганнар.

Атыш вакытында «Фәридә – Алсу» дуэты солисты Алсу Сөнгатуллинаның улы Ислам да яраланган иде. Колагы начаррак ишетсә дә, хәле әйбәтләнгән. Быел ул 9 нчы сыйныфта белем ала.

– Безнең сыйныфтан бары бер генә кыз китте. Һөҗүм вакытында тәрәзәдән сикергән иде ул. Аңа бу сыйныфта калу бик авыр булыр иде. Өч яңа укучы килде. Сыйныфыбыз бик тату, төрле чараларда катнашалар. 1 сентябрьдә әти-әниләрнең дә, балаларның да хисләре курку катыш иде. Курку бетмәс инде ул. Еламаска дигән сүз биргән идем, тик еламыйча түзә алмадым, – ди Алсу. – Мәктәп бик матур. Бар җирдә – ак һәм яшел төсләр. Республика җитәкчесе гимназияне хәсрәттә ялгыз калдырмады, безнең Президент – иң яхшысы. Мәктәп җитәкчелегенә дә рәхмәт. Яңа уку елына кадәр сыйныф белән очрашу мөмкинлеген сораган идек. Балалар, әти-әниләр белән бер кат мәктәп белән танышып чыктык. Башта бусагадан атларга курыктылар. Укытучылар кочаклап алгач, күңелләре үзгәреп китте тагын. Керү юллары да яңа, һәр укучы үз ачкычы белән ишектән ачып керә. Атыш булган сыйныфта да булдык. Балалар башта керергә батырчылык итмәсә дә, ахыр чиктә кыюлык таптылар. Кергәч, тәрәзә аша урамга карап тордылар. Китапханә, ашханә, спорт мәйданчыклары, бассейн… Яхшы укыр, психологик киртәне җимерер өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган. Без балаларга рухи яктан җиңел булсын өчен тырышачакбыз. Мәктәп янында фаҗигадә һәлак булган укучылар, укытучылар истәлегенә аллея булдырылган. Анда мәрхүмнәрнең һәр туганы үз агачын утырткан.

Хәзерге вакытта гимназиядә Мәскәүдән килгән психологлар эшли. 1 сентябрьгә кадәр алар укытучылар белән аралашса, хәзер укучыларга психологик ярдәм күрсәтә. Мәскәү белгечләре белән ел дәвамында тыгыз элемтәдә торырга җыеналар.

Фото: © Владимир Васильев / ИА «Татар-информ»

 

 

 

 

 

.

 

 

 

 


Фикер өстәү