Балалар лагерьларына кешбэк белән юлламалар сатыла башлаган

25 майдан Россиядә балалар лагерьларына сатып алынган юлламалар буенча кешбэк программасы башланып киткән. Ата-аналар юллама бәясенең 50 процентын (әмма 20 меңнән дә артыграк түгел) кире кайтара алачак, дигән сүз бу.

“Известия” язганча, кешбэк алу өчен баланың ялына МИР картасы (лояльлек системасында теркәлгән булырга тиеш) белән түләргә кирәк. Юлламаны алданрак алучылар да акчасын кире кайтарырга мөмкин. Моның өчен балаларның, чыннан да, лагерьда ял итүләрен расларга гына кирәк.

Акча картага (юллама өчен түләүдә файдаланылган МИР картасы турында сүз) биш көн эчендә кире кайта.
Алдагы көнне “Ростуризм” башлыгы Зарина Догузова, балалар кешбэгы уңышлы булып чыккан очракта, лагерьларга юлламалар бәясенең бер өлешен кире кайтару программасының ел азагына кадәр озайтылачагын белдергән.

Моңа кадәр Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко илдә балаларның җәйге ялына алданрак сатып алынган юлламаларга кешбэк программасының 15 июньдә башланып, октябрь ахырына кадәр дәвам итәчәген хәбәр иткән.

Россия Хөкүмәте балалар кешбэгына 5 миллиард сум акча бүлеп биргән.

Исегезгә төшерәбез: Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында зурлар өчен туристлык кешбэгы программасын да ел ахырына кадәр озайту зарурилыгын белдерде.


Фикер өстәү