Балалар лагерьларына юллама алучыларга акча кире кайта башлаган

Балалар лагерьларына юллама алучыларга барлыгы 6 миллиард сум акча кире кайтарылган инде. Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко әйтүенчә, кешбэк программасы башланганнан бирле ата-аналар җәмгысы 13,7 миллиард сумга 420 меңнән артыграк юллама сатып алган.

Кешбэк аларның «Мир» түләү картасына кайтарылган. Чернышенко искә төшереп үткәнчә, балалар лагерена юллама бәясенең яртысын каплау Хөкүмәтнең халыкка ярдәм итү буенча тиз генә күрелгән чараларының берсенә әйләнгән.

Балалар кешбэгы буенча юлламалар сату 31 мартта башланып, җәй ахырына кадәр дәвам итәчәк. Лагерьлар аларны инде 1 майдан кабул итә башлады.  Программаны гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан 7,5 миллиард сум бирелгән. Узган елда шуның ярдәмендә 400 меңнән артыграк бала ял иткән.


Фикер өстәү