• МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү
Ватаным Татарстан
  • МӨҺИМ
    • Барысы
    • Авыл
    • Әдәбият
    • Дин
    • Җәмгыять
    • Икътисад
    • Интервью
    • Мәгариф
    • Мәдәният
    • Милләт
    • Сәясәт
    • Спорт
    • Хәвеф-хәтәр
    • Язмыш
    «Шушы командировка аның тормышын бөтенләйгә үзгәртә»

    «Шушы командировка аның тормышын бөтенләйгә үзгәртә»

    Йолдызнамә: 9 – 15 ноябрь

    Йолдызнамә | 27 июнь – 3 июль

    Татарстанда яңгыр, томан һәм көчле җил көтелә

    Күпергә тузан төшмәс. Якутиядә Татарстан көннәре

    Фатыйх Сибагатуллин турында: «Фикерле, киңкырлы шәхес иде»

    Фатыйх Сибагатуллин турында: «Фикерле, киңкырлы шәхес иде»

    Умартачылар җәе: баллымы?

    Умартачылар җәе: баллымы?

    Кыйммәтле ачкыч: торак базарында авыр көннәр

    Кыйммәтле ачкыч: торак базарында авыр көннәр

    Газинур Фарукшин: «Сәхнә – агрономсыз калган басу кебек»

    Газинур Фарукшин: «Сәхнә – агрономсыз калган басу кебек»

    Элеккеге ире яралаган кибетченең якыннары: “Таякка таянып булса да йөрсен иде”

    Элеккеге ире яралаган кибетченең якыннары: “Таякка таянып булса да йөрсен иде”

    Кара тамга. Бөек Ватан сугышында хатын-кызлар

    Кара тамга. Бөек Ватан сугышында хатын-кызлар

    Дини мәҗлеснең максаты: чама хисе һәм ихлас ният кирәк

    Дини мәҗлеснең максаты: чама хисе һәм ихлас ният кирәк

    Чынга ашардай хыял: авыл туризмына нәрсә җитми?

    Чынга ашардай хыял: авыл туризмына нәрсә җитми?

    Әҗәтле кешенең хокуклары бармы?

    Әҗәтле кешенең хокуклары бармы?

  • Халыкчан
    • Барысы
    • Гаилә
    • Иман
    • Кайсыгызның кулы җылы?
    • Көт мине
    • Сәламәтлек
    • Серле сандык
    • Укучыларыбыз яза
    • Халык авазы
    • Һич онытасым юк
    Тест: сәламәтме-юкмы?

    Тест: сәламәтме-юкмы?

    Почетлы донор исеме кемнәргә бирелә?

    Почетлы донор исеме кемнәргә бирелә?

    Табиб-гастроэнтеролог: Эч быгырдау – ашказаны, эчәк авырулары турында кисәтүче бер билге

    Табиб-гастроэнтеролог: Эч быгырдау – ашказаны, эчәк авырулары турында кисәтүче бер билге

    Ирне бәхетле итүнең 5 ЫСУЛЫ

    Ирне бәхетле итүнең 5 ЫСУЛЫ

    Казанда яшәүчеләр иртәгә күк йөзендә планеталар парадын күрәчәк

    Том ям пешерү ЫСУЛЫ

    Ни өчен кавын ашаганнан соң бал белән чәй эчәргә ярамый?

    Ни өчен кавын ашаганнан соң бал белән чәй эчәргә ярамый?

    Җиләк көткәндә: кул астындагы гап-гади әйберләр белән уңышны ничек арттырырга?

    Җиләк көткәндә: кул астындагы гап-гади әйберләр белән уңышны ничек арттырырга?

    Рөстәм Миңнеханов: «Фармацевтика ипи кибете кебек – көн саен кирәк»

    Рөстәм Миңнеханов: «Фармацевтика ипи кибете кебек – көн саен кирәк»

    Лимон согы ябыктыра

    Лимон согы ябыктыра

  • Документлар
    • Барысы
    • Мактаулы исемнәр
    • ТР Дәүләт Советы карарлары
    • ТР законнары
    • ТР Президенты указлары
    Чечня көндәлеге: Туган телгә мәхәббәт, гаилә тәрбиясе, белем бирү шаккатырды

    Чечня көндәлеге: Туган телгә мәхәббәт, гаилә тәрбиясе, белем бирү шаккатырды

    ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ПРЕЗИДЕНТЫ УКАЗЫ 13.10.20

    Татарстан Республикасы Президенты указлары

    «Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында

    «Җир асты байлыклары турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында

    Мактаулы исемнәр

    Ничек үзмәшгуль булып теркәлергә?

    Ничек үзмәшгуль булып теркәлергә?

  • Яңа сан
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү

VkontakteFollow on VkontakteYouTubeFollow on YouTubeRSSFollow on RSS
Табылмады
Бар результатлар

Баш бит МӨҺИМ Мәгариф

Биләргә кайту: XI Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы узачак

- ieditor
25.05.2022
- Мәгариф
0
Биләргә кайту: XI Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы узачак
0
Карулар
Share on Twitter

26 июньнән 8 августка кадәр Татарстанның Биләр тарихи-археологик музей тыюлыгында XI Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы узачак.

Форум кысасында алты смена оештырылачак. Беренче смена – «Һөнәрләр Биләр форум» 26 июньдә ачыла. Иҗади смена – «Иҗат Биләр форум» 3–8 июль көннәрендә узачак. Өченче смена  – «Социаль күнекмәләр Биләр форум» 11–16 июль көннәрендә булыр дип көтелә. «Мәгълүмати технологияләр Биләр форум» сменасы 28 июльдән 1 августка кадәр узачак. Лидерлык буенча форум 4–8 августта булачак.

Елдагыча, форумнарда Татарстанның барлык район-шәһәрләреннән, Россия төбәкләреннән сәләтле балалар җыелачак. Сүз уңаеннан, «Сәләт»нең төп аланнарына юлламаларның бәясе – 5–22 мең сум. Бәяләр юнәлешкә һәм урынга бәйле. «Сәләт»тә түләүсез ял итү мөмкинлеге дә бар. Мәсәлән, «Сәләт» яшьләр белем бирү форумы тулысынча дәүләт тарафыннан финанслана. Монда килеп эләгү өчен актив булуың кирәк.

Тарихи кыйммәте һәм үзенчәлекләре

– Быел Биләрдәге форумны XI мәртәбә генә уздырсак та, әлеге җирлеккә тәүге тапкыр 1997 нче елда ук килгән идек. Ул чакта 150–200 бала белән 2–3 көнлек смена узды. Хәзер инде аланыбыз үсте, зурайды. Юнәлешләр, форматлар артты. Бүген әлеге форум  – «Сәләт»нең иң масштаблы чараларының берсе, – дип сөйләде Татарстанның яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов.

Ул «Сәләт»леләрнең яратып әйтә торган «Биләргә кайту» сүзләренә дә аңлатма кертте. «Монда без борынгы бабаларыбыз белән көчле элемтә сизәбез, шуңа да ел саен «кайтабыз». Форумның нәкъ менә Биләрдә уздырылуының тарихи кыйммәте зур. Күп кенә риваятьләр шушы җирлек белән бәйле. Изге чишмә суы гына да ни тора! Миңа калса, балаларны патриотик яктан тәрбияләгәндә тарих битләренә мөрәҗәгать итү – мөһим шарт», – диде ул.

Министр шулай ук форумның үзенчәлекләренә дә тукталды. «Тарихи кыйммәте турында әйтеп киттем. Икенче үзенчәлеге – уку-укыту программасының көчле булуы. Без ел саен балаларга төрледән-төрле өлкәләр белән танышу өчен мөмкинлекләр бирәбез. Биләрдәге очрашулар яңа дуслар, яңа танышулар белән дә кадерле. Һәм, әлбәттә, безнең тагын бер үзенчәлегебез һәм миссиябез – татар теле өчен мохит тудыру. Ләкин шуны әйтергә кирәк: «Сәләт» форумнары һәм сменаларында татарча камил сөйләшә белгән, татар милләтеннән булган балалар гына түгел, теләгән һәркем катнаша ала. Безнең ябык мәйданчык ясыйсыбыз килми. Монда килгәч, саф татарча сөйләшү, фикер алышу теләкләре арта аларның».

Билгеле булганча, Татарстанда 2022 ел Цифрлаштыру елы дип игълан ителде. «Сәләт» яшьләр белем бирү форумының төп юнәлеше дә шушы булачак. Балаларны бу өлкә белән якыннанрак таныштырырга тели «Сәләт»леләр.

Куркыныч янамый

Форумдагы куркынычсызлык һәм иминлек мәсьәләсе турында «Сәләт» яшьләре үзәге директоры Айгөл Габдрахманова сөйләде.

– Әти-әниләр балаларын безгә ышанып тапшыра икән, без бу ышанычны акларга тиеш. Шуңа да без, иң беренче чиратта, куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен тиешле таләпләрне кайгыртабыз. Эчке эшләр, Гадәттән тыш хәлләр министрлыклары, Роспотребнадзор таләпләренә буйсынабыз, алар белән эшлибез. Балаларның тән сәламәтлеген генә түгел, психологик иминлеге турында да уйлыйбыз. Бу җәһәттән әйдаманнарыбыз ел дәвамында махсус дәресләрдә, мастер-классларда катнаша. Алар шулай ук форум дәвамында әти-әниләр белән элемтәләрне өзми. Ягъни баланың хәлен алар аша белеп булачак. Әти-әниләр борчылмасын, борчылырга сәбәп юк, – диде ул.

Шулай ук Айгөл Габдрахманова «коронавирус»лы чикләүләрнең бераз «йомшаруын» искәртте. Шуңа бәйле рәвештә быел форумда катнашучылар Биләрнең тарихи урыннарына экскурсияләргә бара алачак. Соңгы ике елда моңа рөхсәт булмаган икән.

Лилия Гыймазова

Тэглар "Сәләт"балабалаларлагерьЛилия Гыймазоватәрбияфорум
TweetShare

Добавить комментарий Отменить ответ

Ваш адрес email не будет опубликован.

ХӘБӘРЛӘР

Эшсез калган кешеләр максималь күләмдә пособие алачак

15:35

Якутия Сабан туе батыры квадроцикл откан

14:22

Идел елгасында 13 яшьлек кыз батып үлгән

13:55

Алинә Заһитова: Бу минем соңгы имтихан булды

12:40

Республикада 52 кешедә коронавирус ачыкланган

11:39

Маймылларда очрый торган чәчәк авыруының ничек йогуын аңлаттылар

10:26

Җәйге сәяхәтләр өчен иң арзанлы туристик юнәлешләр ачыкланды

09:13

Рөстәм Нигъмәтуллин: Татарстанда наркоманияне кисәтү һәм аңа каршы көрәшүгә җитди игътибар бирелә

08:00

Фәрит Мөхәммәтшин: «Сабан туе безнең халыкларны берләштерә»

20:39

Казанда Фатих Сибагатуллинны соңгы юлга озаттылар

12:11

Рөстәм Миңнеханов якут Ысыах бәйрәмендә булды

11:11

Татарстанстат җитәкчесе Наталья Гатауллина дәүләт статистика органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан котлады

17:11
Күбрәк

ПОПУЛЯР

Юл һәлакәтендә үлгән Гөлнар турында авылдашлары: «Башта өч бала белән тол калды, хәзер балаларын ятим итеп китеп барды»

10.06.2022

Гөлсинә Калатаева: «Улым белән киленем мунчада янып үлде»

09.06.2022

Тавыкларны нинди җанвар буа? Белгеч ачыклык кертте

07.06.2022

Бер тиенсез эш башлаган Фаил Хәкимов: «Бай кызына рәхмәт!»

07.06.2022

Ядегәр халкы: “Бәрәңгеләр акты, теплицаны су басты”

06.06.2022

СОҢГЫ ФИКЕРЛӘР

  • 23 Июн 2022 - 13:28 АнонимЯхшы кеше кайдада югалмас,без ышанабыз тыныч булсын.Бакчада балтырган үсеп утырган өчен күпме штраф каралуын әйткәннәр
  • 23 Июн 2022 - 09:20 ИлсөярБик кызганыч... тик менә шарлар очыртмый гына озатып булмыймы икән? Күккә очкан һәр шар табигатькә зыянлы бит. Һавадагы кошлар өчен…Җырчы Пьер Нарциссның үлеме сәбәбе билгеле
  • 23 Июн 2022 - 07:10 Авыл апасыАмерика орэнгесе (клён) устергэн очен сельсоветларга да "кучтэнэч" кирэк! Ташландык, хужасыз бакчаларда, ерганакларны тутырып усэ, орлыгын, яшь усентелэрен жыеп бетерэ…Бакчада балтырган үсеп утырган өчен күпме штраф каралуын әйткәннәр
  • 21 Июн 2022 - 16:23 АнонимБик изге кунелле кешелэр. Алла тэгалэ ярдэменнэн ташламасын. Узлэренен игелеклэре кире менлэтэ кайтсын. Амин.🤲Чарасызлар (гыйбрәтле язмыш)
  • 21 Июн 2022 - 10:09 ГулияАллах сакласын, курэчэк итмэсен🙏 Бу гайлэгэ Аллах узенен ярдэмен бирсен🙏Фатирында янгын чыккан Чулпан: “Әле ярый балам өйдә юк иде”

СОРАШТЫРУ

Бәрәңге утыртасызмы?

Нәтиҗәләр

Загрузка ... Загрузка ...

© 2019 Copyright © Все права защищены

  • Газета турында
  • Редакция
  • Элемтә
  • Реклама
  • Язылу

«Ватаным Татарстан» газетасы һәм сайты язмаларын, фото, видеоларны күчереп бастырган очракта редакциядән рөхсәт алу мәҗбүри

☎ 222-09-70  ✉ info@vatantat.ru

Табылмады
Бар результатлар
  • МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү

© 2019 Copyright © Все права защищены

Безгә кушыл!