Нәтиҗәдә ярымутрауда физик һәм юридик затларның автомобильләренә ягулык салу туктатылды. Бары тик дәүләт оешмалары гына мотор ягулыгы белән тәэмин ителә. Тикшерү комитеты теракт турында эш ачты, әмма якындагы перспективада бу вазгыятьне үзгәртмәячәк.
Вазгыятьнең шундый катлаулы мизгелендә җомга көнне Үзәк банк янә утырышка җыелды. Банк рәисе Нәбиуллина ханым, авыру сәбәпле, мәгълүмат кырыннан югалып торган иде. Ул хәтта Петербург икътисад форумында да катнаша алмады. Аның югалуы конспирологик теорияләрнең пәйда булуына китерде. Кремль бу уңайдан махсус белдерүләр ясарга мәҗбүр булды. Әмма Нәбиуллина, барлык теорияләрне һәм имеш-мимешләрне тар-мар итеп, янә эшкә чыкты. Ул да үзенең озак вакытка югалып торуы турында аңлатма бирде. Үзәк банк җитәкчесе шәхесенә игътибар зурлыгы аңлашыла, чөнки илнең финанс сәясәтен шул билгели. Сәясәтчеләр һәм бизнең финанс регуляторыннан төп ставканы кискен төшерүне таләп итә. Процентларның югары булуы икътисадны буып тора дип саный. Хәтта Путин да форумда: «Мы вправе рассчитывать на снижение ключевой ставки», – дип финанс җитәкчелегенә басым ясады. Шулкадәр басымнан соң Үзәк банк чигенергә, төп ставканы кимендә 1 процентка төшерергә тиеш иде. Әмма Нәбиуллина ханым башкача уйлый булып чыкты. Без язма башында әйткән бензин факторын финансчылар төп ставканы төшерү юлында киртә дип санады. Мотор ягулыгы бәйдән ычкынган шикелле кыйммәтләнгәндә, башка товарларның да бәясе күтәрелми кала алмый. Инфляция спирале бөтерелгәндә, процент ставкасын да төшерү куркыныч, бу гиперинфляциягә китерәчәк. Үзәк банкта якынча шулай фикер йөртәләр. Аларның мантыйгы шуңа нигезләнгән: ставканы киметсәң, кредит бумы башланачак, чималга һәм товарларга бәя үсәчәк. Нәтиҗәдә төп ставка сизелер-сизелмәс кенә йомшартылды: 14,5 проценттан 14,25 процентка кадәр киметелде. Бизнесның кәефен кырырга шул җитә инде.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез