Тәмле исләр
Азык-төлек сата торган кибетләрдә яңа гына пешкән ипи исен сизгәнегез бармы? Ә кием-салым сата торган кибетләрдә кыйммәтле хушбуй исе? Ә шуңа алданып, ул кибетләргә кереп киткәләгәнегез булдымы? Булгандыр шул...
Баксаң, кешеләрне ни дә булса сатып алуга этәрә торган исләр дә була икән. Моның өчен кибетләр махсус белгечләр дә яллый хәтта.
Күз турында
Күп очракта азык-төлек кибетенә эштән кайтканда гына «сугыласың», ашык-пошык чыгып китәсең. Моннан файдаланып, кибет киштәләренең кеше күзенә ташлана торган урыннарына кыйммәтлерәк яки бозылырга күп калмаган продуктларны тезәләр. Яңарак кына «табадан төшкән» азык-төлек – киштәләрнең эчендәрәк, ә очсызраклары бөтенләй аскы киштәләрдә була.
Соңгы товар!
«Алып калырга өлгерегез! Товар саны чикле!» Бу сүзләрне күпләрнең ишеткәне бардыр. Безнең халык «дефицит» сүзен ишетә икән, шундук дулкынлана башлый бит. Баш мие куркыныч сизә чөнки. Сатучылар шуннан файдалана да. Әле моңа өстәп: «Бер кешегә берне генә сатабыз», – дисәләр, бөтенләй дә ул әйберне тартмалап алу теләге уяна. Алданмыйк, иптәшләр.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез