Ел ярым әзерләнгән спектакль
Туган Батыр атлы татар каһарманы тирәсендә сүзләр инде берничә ел бара. Фантастик әкиятнең авторы – Зөлфәт Хәким. Аның татар, рус, төрек, гарәп, кытай телләрендә китаплары да чыкты. Мультфильм буларак та дөнья күрде, хәзер федераль мәйданчыкларда күрсәтелә. Тиздән спектакле дә тәкъдим ителәчәк. «Туган Батыр» проектына нигез салучы Радик Абдрахманов сүзләренчә, максат бер – татар балаларының үз каһарманын булдыру.
Камал театрында премьерага ел ярым әзерләнәләр. Театр тарихында бу кадәр озак чыгарылган спектакль булмагандыр да әле. «Сәбәбе сценарийга бәйле», – дип аңлатты Айдар Җаббаров. Туган Батырны сәхнәгә чыгару өчен зур команда тупланган. Иҗатчыларны Мәскәүдән һәм Санкт-Петербургтан да чакырганнар, чөнки моңа кадәр күрелмәгән һәм балаларның, үсмерләрнең игътибарын җәлеп итәрлек фентэзи чыгарырга кирәк. Һәрхәлдә, куючылар шундый максат белән эшли. «Бу – иң озак эшләгән спектаклем. Минем өчен бик катлаулы жанр. Ул мәгънәле дә, гаилә белән карарлык та булырга тиеш», – ди режиссер.

Фото: Энҗе Шәйхетдинова
Спектакльнең сценариен Зөлфәт Хәким язган әсәргә нигезләнеп, аерым иҗат итәргә туры килгән. Рүзәл Мөхәммәтшинга Айдар Җаббаров сценарийны кат-кат үзгәрттергән. Алар шулай итеп бергәләп кызыклы формасын эзләгәннәр. «Компьютерымда 10 лап пьеса ята», – ди Рүзәл.
«Бу – иң кыйммәтле спектакль, һәм монда аның сыйфаты турында уйланып эшлибез», – дип белдерде Камал театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев. Ләкин тотылган акчаның күләмен әйтүне кирәк санамады. Спектакль шулай ук Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән дә тормышка ашырыла.
Дөньяга чыгару
«Туган Батыр» спектакле милли мифларны һәм бүгенге заманны чагылдыра. Казанда яшәүче Җәүдәт исемле үсмер төзелеш барган урында ялгыш җир астына төшеп китә һәм әкият дөньясына эләгә. Ул анда Туган Батыр, Гөлчәчәк, Дию пәрие, Юха елан һәм башка мифологик геройлар белән очраша. Җир өстендәге явызлыкка каршы көрәш башлана, тик Каракотны җиңәр өчен серле йөзекне беренче булып табарга кирәк. Спектакльнең нигезенә Туган илеңне ярату, үз гореф-гадәтләреңне саклау, әби-бабаларыңа хөрмәт салынган. Кемнәр җиңүче булып калыр? Бу сорауга җавапны премьерада табып булачак.
Спектакльгә композитор Эльмир Низамов белән Рүзәл Мөхәммәтшин 8 җыр язган. Айдар Җаббаров аларның хит булачагына өметләнә. Рольләрне күбесенчә яшьләр уйный. Иң өлкән артистлардан – Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Алсу Гайнуллина.
Туган Батыр герой буларак әлеге премьерадан соң популярлашып китәрме, юкмы – анысын вакыт күрсәтер. Проектны тормышка ашыручылар моның өчен алга таба да үз эшен дәвам итәчәк. Радик Абдрахманов белдергәнчә, алар 29 августта «Туганфест» чарасын оештырырга җыеналар. Хәзерге вакытта ЦУМ белән сөйләшүләр алып барыла. Уникаль осталык үзәгендә анимация студиясе ачу турында уйланалар. Анда анимацион фильмнарны эшләүче профессионалларны әзерләргә телиләр. Балаларны да өйрәтәчәкләр. «Бездә, Диснейленд кебек, балалар өчен күңел ачу урыны юк. Тагын бер максатыбыз – «Туганым» дип аталган комплекс ачу. Киләчәктә безнең әкиятләрне бөтен дөньяда укысыннар, Туган Батыр, гореф-гадәтләребез турында белсеннәр иде дип тырышабыз», – дип уртаклашты Радик Абдрахманов.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез