Кешбэк белән лагерьларга юлламалар сату вакытыннан алда төгәлләнәчәк

Балалар кешбэгы буенча юлламалар сату лагерьларның тулысынча диярлек – 90 проценттан артыгы тулу сәбәпле,  вакытыннан алда тәмамланачак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Туризм буенча федераль агентлык башлыгы Зарина Догузовага сылтама белән хәбәр итә.

«Быел балалар кешбэгы программасы буенча балалар лагерьларына юлламаларга ихтыяҗ узган елгы күрсәткечләрдән ике тапкыр артып китте. Әйтик, июнь башына программа буенча 550 меңнән артык юллама сатып алынган да инде Хәзерге вакытта әлеге программада катнашучы лагерьлар 90 процентка тулган. Программада 1,5 тапкырга күбрәк лагерь катнаша, аңа беренче тапкыр стационар гына түгел, палаткалы лагерьлар да кушылды», — дигән Догузова.

«Җәйгә дигән юлламаларның күп өлеше инде сатылуын исәпкә алып, без бер атнадан соң, ягъни 15 июньгә каршы төндә программа буенча юлламалар сатуны төгәллибез. Шул рәвешле, планлаштырып та, бу программадан файдаланмаган кешеләрнең моны эшләү өчен бер атна вакыты бар әле», — дип өстәде ул.


Фикер өстәү