Россиядә тотрыклылык көтеләме, әллә бәяләр төшәме?

Россиядә санкцияләр бик үк табигый булмаган һәм көтелмәгән нәтиҗәләргә китерә. Байденның, океан артыннан торып, 200 сумлык доллар фаразлавы әлегә тормышка ашмады.

Сум көтелмәгән дәрәҗәдә ныгыды. Дөрес, сумга кәгазь доллар сатып алу мөмкинлеге чикләнгән, сатып алганда да рәсми курстан күпкә югарырак бәядән генә табып була. Шулай да электрон долларны биржадан арзанга сатып алу – бик мөмкин эш, хәтта аларны дус илләргә байтак күләмдә күчереп файдаланырга да була. АКШның Россиядәге илчесе Джон Салливан бу уңайдан Үзәк банк рәисе Нәбиуллина ханымны мактады: «Үзәк банк рәисе – гадәттән тыш талантлы кеше, ул сумны вакытлыча ныгыту, бәлки, чамасызрак та ныгыту буенча менә дигән эш башкарды». Сумның ныгуында Нәбиуллина ханымның өлеше күпмедер – әйтү кыен. Импортның чамасыз кимүе, ихтимал, зуррак өлеш керткәндер. Россия банклары хисабындагы долларның кәнфит кәгазенә дә тормавы турында финанс министры Силуанов әфәнде дә әйтеп өлгерде инде. Экспортерлар аз чимал сатып, күп табыш алырга өйрәнделәр. Бу нефть һәм газга гына карамый. Бриллиантлар сәүдәсен бик нык чикләгәч тә, шундый ук күренеш күзәтелде: асылташлар читкә күпкә азрак китә, доллар банк хисабына күбрәк керә. Көнбатыш санкцияләре Россия банкларын халыкара түләүләр системасыннан өзеп, товар белән тәэмин ителмәгән долларга баетты безне. Хәтта Россия белән хезмәттәшлек итәргә атлыгып торган илләр дә, акча күчерү кыенлыклары сәбәпле, безгә товар сатуда авырлыклар кичерәләр. Валютаны тәэмин ителгән акчага әйләндерү бурычын үтәми торып, аның икътисад өчен файдасы юк. Бурыч исә сәясәтчеләр тырышлыгы белән генә хәл ителә ала. Санкцияләр астындагы башка илләрдән аермалы буларак, без долларны капчыклап ташып та сәүдә итә алмыйбыз, чөнки кәгазь акчаны бирмиләр. Чималны сумга сату да коткара алмый, чөнки теге як безгә үз товарын сумга бирми. Американнардан бәйсез түләү системасы булдыру юлы белән чишәргә омтылып була мәсьәләне. Петербург икътисади форумында Төркия, Венесуэла, Россия вәкилләре шул хакта сөйләшергә ниятлиләр дигән хәбәр бар. Әмма түләү системасы янкилардан бәйсез эшли алсын өчен яңа резерв валютасы булдырырга туры киләчәк. Ул мәсьәләне бары тик алтын стандарт кертеп кенә хәл итеп була. Бу – озак сроклы киләчәк эше.

Әлегә килеп туган вазгыятьтә икътисадны алга этәрерлек уңай мизгелләр дә шәйләнеп китә. Санкт-Петербург биржасында бензин бәясе кискен төште: бер литры 27 сум гына тора. Дөрес, ягулык салу станцияләрендә андый түбән бәяләр очратып булмый әлегә. Әмма мотор ягулыгына бәя төшерү – хәзер бик мөмкин эш. Арзанлы ягулык икътисади үсеш өчен этәргеч була ала. Санкцияләр нәтиҗәсендә йөк ташу бәяләре кискен түбәнәйде. Транспорт компанияләре зарлана ул хәлдән, билгеле, банкротлык белән куркыталар. Транспорт чыгымнарының товар бәясендә шактый урын алып торуын исәпкә алганда, бу да өлешчә дефляциягә китерә ала. Бәяләрнең гомуми төшүе чынбарлыкка әйләнсә, зарланучы компанияләргә дә бөлгенлек янамас иде. Үзәк банк бу атнада төп ставканы янә төшерергә җыена. Монысы да – уңай күренеш. Пенсия фонды белән Социаль иминиятләштерү фондын бергә кушу киләчәктә социаль түләүләрне 1,5 тапкыр арттырырга мөмкинлек бирәчәк дигән рәсми хәбәр дә бар. Бу идарә аппаратын реаль кыскарту акча басмый гына да керемнәрне арттыру мөмкинлеген аңлата. Димәк, салымнарны киметеп тә була дигән сүз. Эзлекле чараларның тулы комплексын тормышка ашырганда, сумны, чынлап та, нык валютага әйләндерү мөмкин. «Санкцияләр безне көчле итә» дип менә шул чакта әйтеп булачак. Чикләүләр әлегә Россия икътисадын шул юнәлешкә этәрә. Мөмкинлекләр файдалыныламы, юкмы – анысын киләчәк күрсәтер.

                                               Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү