Сум ныгый: шатланыргамы, еларгамы?

Россия акчасы тотрыклылык буенча мастер-класс кына күрсәтеп калмый, рекордлы рәвештә ныгуын дәвам итә. Менә карагыз: АКШның фонд базары 3 көндә 10 триллион долларга якын капитал югалткан, глобаль базарның югалтуы – 16 триллион.

Криптовалюталарга акча тыгучылар 2 триллион доллардан колак каккан. Алтын һәм металлар түбәнәя. Япония банкы иенаның 1998 елдан соңгы рекордлы очсызлануын хәбәр итә. Бер янки долларына хәзер 135 япон иенасын бирәләр. Һинд рупиясе – тарихта беренче тапкыр бер долларга 78ле курс белән сатыла башлады. Евро, йомшарып, доллар белән тигезләште диярлек. Спекулянтлар: «Ышанычлы бер актив та калмады», – дип үксиләр. Бары тик рус сумы – рубль генә, бөтен валюталарга үч итеп, гадәттән тыш ныклык һәм катылык үрнәге күрсәтә. Доллар бәясе 57 сумга да тулмый, евро да шул тирәдә генә бәяләнә.

Сумның болай ныгуы финанс хакимиятләрен дә, экспортка товар сатучыларны да һәм, гомумән, ил җитәкчелеген дә хәвефкә салды. Экспортерлар инде, сумны йошартуны сорап, хөкүмәткә ультиматум куя башладылар, чөнки милли валютаның ныгуы аларны бөлдерә. Үзәк банк та, Президент администрациясе дә, федераль хөкүмәт тә доллар белән бил алышканда, сумның өскә чыгуына бер дә шатланмыйлар. Үзәк банк үткән җомгада төп ставканы 9,5 процентка кадәр төшереп, долларга ярдәмгә ашыкты. Ставка төшү банк депозитларының процентын түбәнәйтә, халык акчасын депозиттан алып, валюта базарына китерә, янәсе.

Депозитлар, чынлап та, саега башлады, диделәр. Бу кәгазь акчага сорауны арттыра. Әмма доллар сатып алырга теләүчеләр күбәю сизелми. Кәгазь доллар һәм евро алу – хәтта рәсми курстан күпкә югарырак бәягә дә, мөшкел эш. Банкларда кәгазь валюта кытлыгы, сата алмыйлар. Бу базар бик кечкенә. Акчаны банклар хисабындагы электрон долларга алыштыру – шулай ук хәвефле эш. Берничә банк валюта кертемнәренә тискәре процентлар керттеләр инде. Минус унике процент таләп итүчеләр бар. Ул банкка валюта кертеме ясасаң, бер ел эчендә мең долларның йөз егермесен үз файдасына каерып ала. Башына тай типмәгән кеше күрәләтә торып үзен талатмый инде. Чит илләргә хәзер бер айга 150 мең долларга кадәр акча чыгарып була. Бу да аз ярдәм итә. Гади халыкның чит ил банкларында хисап ачу мөмкинлеге юк диярлек. Россия банкы хисабындагы доллар кәнфит кәгазе бәясенә дә тормый, чөнки чит илләр аңа берни дә сатмыйлар диярлек. Шуңа күрә банклар үзләре дә ул саннарга бик кызыкмыйлар. Шундый вазгыятьтә Путин валюта базарын либеральләштерә торган яңа карар кабул итте. Экспортерларга хәзер валютаның илле процентын сату таләбе бетерелде.  Бу долларны өскә күтәрерме, юкмы – әйтү кыен. Салым түләү өчен барыбер валютаны күпләп сатарга туры киләчәк, диләр. Ә менә алырга теләүчеләр бик юк. Импорт өчен бик яхшы вазгыять бу. Дөрес булса, май импорты апрель белән чагыштырганда ике тапкыр арткан, диләр. Бу базарларда бәя төшүе булып кайтаваз бирсен иде һич югы. Әмма Үзәк банк долларның очсызлануы да инфляциягә китерәчәк дип куркыта.

                                      Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү