Биткоин түнтәрелеше: оттыру отышка әверелә алырмы?

Дөнья икътисады һәм сәясәте турбулентлык зонасында үрле-кырлы сикерүен дәвам итә. Ел башы акчасын криптовалютага тыгучылар өчен күңелсез яңалыклар белән башланып китте: цифрлы валюталар кискен түбән тәгәрәде. Артык акчасын кая куярга белмичә биткоин алган спекулянтлар бүген зур югалтулар кичерә.

Иң башта криптодержава дип саналган Казахстандагы фетнә виртуаль акчаның тез астына сукты. Дала илендәге майнинг фермалары, интернет өзелеп, эштән туктады һәм криптобиржаларда биткоиннар, альткоиннар чәчелде. Аннан соң мәйданга цифрлы акчаларны селкетә торган башка сылтаулар чыкты. Криптовалюта җитештерү гаҗәп кызык процесс бит инде ул: гаять зур энергия файдаланып, виртуаль дөньяда цифрлар языла, шуларны кешеләр акча дип таный. Икътисад өчен бөлдерүдән башка берни дә бирми бу, чөнки бернинди дә матди кыйммәтләр җитештерелми. Спекулянтлар ота, я оттыра инде. Хәзерге вакытта алар зур суммаларны оттыралар. Тагын берникадәр вакыттан соң. Уен автоматына акча салган кебегрәк инде.

Соңгы тәүлекләрдәге биткоин түнтәрелешен эре инвесторларның (спекулянтларның дип укыйк) криптовалюталардан качуы китереп чыгарды. Спекулянтларның тәртәне кирегә боруының сәбәбе исә АКШ ФРСның акча басуны киметергә һәм март аенда бөтенләй туктатырга ниятләвен игълан итүдә иде. Янкилар март аенда берьюлы процент ставкаларын да күтәрергә җыена. Менә шушы яңалык спекулянтларны доллар сатып алырга этәрә дә инде, чөнки Америка кәгазе кыйммәтләнәчәк. Фонд биржаларында кыйммәтле кәгазьләрнең дә түбәнгә таба мәтәлчеге башланырга ихтимал. Үзегезне спекулянт итеп тоегыз, әйдә. Сезнең кулыгызда озакламый бәясе төшәчәк акцияләр, критовалюталар һәм башка чүп-чар бар. Ә доллар дип аталган кәгазьнең бәясе күтәреләчәк. Сез, башыгызга тай типмәгән булса, бәясе төшәчәк уенчыкларыгызны сатып, кыйммәтләнәчәк кәгазьләр алып калырга тырышачаксыз. Криптобиржаларда менә шул сәбәпле цифрлы акчаларны долларга әйләндерү башланды да инде. Иртәгә башка бер сигнал килеп, долларлар очсызланачак дигән сүз таралса, биткоиннар яңадан кыйммәтләнә башлаячак. Менә шундый уен инде ул.

Дүшәмбе сәүдәсендә биткоин 40 мең долларга кадәр түбәнәйде. Аның бәясе әле күптән түгел генә 60 мең тирәсендә йөри иде. Башка цифрлы валюталар да мәтәлчек атты. Ел башыннан (ун көн эчендә) биткоин 14 процентка очсызланып, спекулянтлар 102 миллиард доллар югалтты. Барлык криптовалюталарның очсызлануы 1 гыйнвар белән чагыштырганда 312 миллиард долларга җитте. Ә үлчәүне ноябрь аеннан салсак, 1,072 триллион долларлык куык, тишелеп, җилгә очты. Финанс белгечләре ел ахырына биткоинның 20 мең долларга гына калу ихтималын да әйтә. ФРС финанс системасыннан долларларны нинди тизлектә җыеп алуга бәйләнгән бу. Биржа куыклары да шиңә башласа, янки банкирларының, куркып, янә акча басарга керешүе ихтимал. Ул чакта яңадан криптокуыклар кабарачак. 2022 ел финанс ягыннан зур тетрәнүләр белән тарихка кереп калыр, мөгаен. Сум-доллар бизмәненең кай якка авышасы исә Россиянең Үзәк банкы нинди карарлар кабул итүгә дә бәйле булачак.

                                                         Рәшит Фәтхрахманов

 

 


Фикер өстәү