Шартлаткыч куелу турында хәбәр килгәннән соң 151 мәктәп, берничә вуз һәм консерваториядәге кешеләрне эвакуацияләгәннәр

Куркыныч хатларны уку йортларының электрон почталарына җибәргәннәр.

Екатеринбургта шартлаткычлар куелу турындагы аноним хәбәрләрдән соң 163 мәктәпнең 151е эвакуацияләнгән. Шулай ук берничә җирле вуз һәм консерватория почтасына да куркыныч хатлар алынган. Бу хакта ТАСС шәһәрнең мәгариф департаменты мәгълүматларына таянып хәбәр итә.
Шул рәвешле Урал тимер юллар дәүләт университетын, Екатеринбург театр институтын, Мусоргский исемендәге Урал дәүләт консерваториясен эвакуацияләргә туры килгән.


Фикер өстәү