Казанда “Ривьера” аквапаркын шартлату белән янаганнар

Бинадан 200гә якын кеше эвакуацияләнгән.

“Ямашев” полиция бүлегенә берәүнең “Ривьера” аквапаркын шартлату белән янавы турында хәбәр ителгән. Янаучы, янәсе, бинага бомба куелуы турында әйткән.

Администрация тиз генә арада бинадан 200гә якын кешене эвакуацияләргә мәҗбүр булган. Шундук хокук саклау органнары да килеп җиткән. Соңыннан ачыкланганча, шартлату белән янаучы 1992 елгы егет булып чыккан. Полиция мәгълүматларына караганда, ул исерек булган.

Исегезгә төшерәбез: бер көн элегрәк Казанның җиде мәктәбе электрон почтасына бинага бомба куелу турында хәбәр килгән. Әйтик, 67 нче мәктәпкә шундый хат килеп төшкәч, бинадан 135 бала һәм 14 укытучы чыгарылган. Шулай ук Волгоград урамындагы 14, 161, 8 һәм 71 нче мәктәпләр эвакуацияләнгән.


Фикер өстәү