Алдагы ике көнгә һава торышын фаразладылар

 Татарстанда атна ахырына кадәр көннәр җылы торачак, әмма эссе булмаячак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итте.

25 майда республика территориясендә һава шартлары әллә ни үзгәрми. Урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгырлар явуы ихтимал.

Иртәгә, 26 майда, төнлә республиканың көнчыгышында яңгыр яварга мөмкин. Төнлә 7-12 , көндез 18-23 горадус җылы.

Пәнҗешәмбе һәм җомгада, 27 һәм 28 майда, республикада антициклон йогынтысында коры һава торышы сакланачак. Төнлә 6-13, көндез 19-26 градус җылы булачак.

 


Фикер өстәү