Татарстанда бер редакция урнашкан бинаны шартлату белән янаганнар

“KazanFirst” басмасы редакциясенең электрон почтасына редакция урнашкан бинаны шартлату белән янаган хат җибәргәннәр. Анда офис бинасы астына шартлаткыч куелуы һәм аны теләсә кайсы мизгелдә хәрәкәткә китереп булуы турында әйтелгән. Шулай ук 5 миллион сум таләп ителгән.

Офис үзәгенә тиз генә Росгвардия хезмәткәрләре килеп җиткән. Кешеләрне бинадан чыгарганнар. Хәзер биредә полиция һәм кинологлар эшли.

“KazanFirst” үз чыганакларына таянып язганча, бүген күп кенә мәктәпләр һәм балалар бакчаларына да шундый аноним хатлар алынган.


Фикер өстәү