Чаллыда теракт турында ялган хәбәр җиткерүче кулга алынган

Полиция  Чаллы мәктәпләрендә шартлаткыч җайланма куелуы турында ялган шалтырату ясаган ир-атны тоткарлаган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына үз чыганагы хәбәр иткән.

Кичә 112 бердәм номерына кичке сәгать тугызда 13, 48 һәм 50нче мәктәпләрдә шартлаткыч җайланма куелуы турында хәбәр килгән.

Мәгариф учреждениеләре янына Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Куркынычсызлык федераль хезмәте, полиция хезмәткәрләре, шул исәптә кинологлар да килде. Һәр бинаны җентекләп тикшерделәр. Шартлау турындагы мәгълүмат расланмады.

«Теракт турында ялган хәбәр өчен исерек ир-ат тоткарланган. Аңа карата җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә», — диде чыганак.

 


Фикер өстәү