ТРда башка шәһәргә шартлаткыч алып кайтканда тоткарланган ирнең хатынын кулга алганнар

Хабаровск краеның “КРИНИЦЯ” элекке Украина якташлыгы башлыгы Наталья Романенконы Казанда ике айга кулга алганнар. Роман Фетисовның хатынын, ире кебек үк, шартлаткыч матдәләрне законсыз саклау һәм йөртүдә гаеплиләр.

“Татар-Информ” Казан шәһәре Совет районы судының матбугат хезмәте хәбәренә таянып язганча, узган шимбәдә Наталья Романенкога җәза чарасын билгеләгәннәр. Ул 6 апрельгә кадәр сак астында тотылачак.

Исегезгә төшерәбез: 6 мартта ЮХИДИ хезмәткәрләре “М-7” юлында – Идел елгасы аша салынган күпергә керү хутында бер машинаны туктаткан. Тикшерү барышында “Ford C-MaX” автомобиленең шартлаткыч белән шыплап тулы булуы ачыкланган. Хабаровскида яшәүче 64 яшьлек Владимир Фетисов хәтәр йөкне Мәскәүдән туып-үскән шәһәренә алып кайтмакчы булуын аңлаткан.

Полимер материалдан эшләнгән 20 цилиндр эчендә гексоген һәм тротилдан торган барлыгы 8,8 кг авырлыктагы шартлаткыч катнашма табылган. Моннан тыш автомобиль салонында аккумуляторлар булган.
Өлкән яшьтәге әлеге ир-атны тоткарлаганнар. Хәзерге вакытта хокук саклау органнары хезмәткәрләре аның тәгаен кая һәм нинди максаттан шартлаткычны алып барырга тиеш булганлыгын ачыклыйлар. Җинаять эше кузгатканнар.
Фетисов 2014 елның 5 мартыннан Хабаровск краенда муниципалитет башлыгы вазыйфаларын башкарган. Моңа кадәр Хабаровск муниципаль районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары, район хакимиятенең Архитектура һәм җирдән файдалану идарәсе җитәкчесе булган.


Фикер өстәү