Иң мөһим сәяси чара: безне нинди киләчәк көтә?

Бу атнада илдә мөһим сәяси чара – Россия Президентын сайлау узачак. Аннан соң тормыш бармы? Безне нинди киләчәк көтә? Гомумән дә, сайлауда катнашу мөһимме? Әлеге һәм башка сорауларга «Волга» экспертлар клубының чираттагы утырышында җавап эзләделәр.

Билгеле ки, илнең иртәгәге көнен күзаллауда Россия Президенты Владимир Путинның ике атна элек Федераль Җыенга Юлламасы әһәмиятле урын алып тора. Бу – безнең киләчәк юлыбыз. Аны кем һәм ничек тормышка ашырасын исә Россия Президентын сайлау барышында бергәләп хәл итәчәкбез. Шуңа күрә дә сайлауда катнашу мөһим. Федераль Җыенга Юллама исә тормышның төрле юнәлешләре буенча киләчәкне күзалларга ярдәм итә, диделәр утырышта.

Тотрыклылык турында

– Сайлау көне якынлашкан саен һәркем: «Кем өчен тавыш бирергә?» – дигән сорауга җавап табарга тырыша, – ди Федераль Җыенның Федерация Советы әгъзасы, Регламент һәм парламент эшчәнлеген оештыру буенча комитет җитәкчесе урынбасары Александр Терентьев. – Россия Президентының Федераль Җыенга Юлламасы алдагы алты елга илнең сәяси курсын билгеләде. Стратегик тәкъдимнәр сәнәгать үсешен тәэмин итүне дә, социаль программалар үтәлешен дә күз уңында тота. Бу – тотрыклылык һәм гаделлек билгесе.

Бүгенге шартларда илебезнең берләшүен дә исәпкә алмыйча мөмкин түгел. Александр Терентьев әйтүенчә, Россия кебек күпмилләтле ил өчен әлеге сыйфат аеруча да мөһим.

– Дәүләтебезнең моңарчы бу кадәр берләшкәне юк иде әле. Илебез алдында торган бурычлар бездән бер йодрык булуын таләп итә. Сайлау кампаниясе кысасында да, сәяси көрәш мәйданына кемнәр һәм ничек чыгуын үзебез күреп торабыз. Быелгы сайлау кампаниясенең үзенчәлеге – Россия Президенты вазыйфасына кандидатлар Илбашы куйган бурычлар, ул алып барган сәяси курс тирәсендә берләште, – диде сенатор.

Александр Терентьев сүзләренә караганда, алда торучы сәяси чарада «көчле Россия» гыйбарәсе кызыл җеп булып уза.

– Юлламада күпбалалы гаиләләргә ярдәм, кадрлар резервы, махсус хәрби операция турында да күп әйтелде. Болар барысы да халыкка бик якын. Бу – яңа курс түгел. Илбашы аның кайсы урыннарын камилләштерергә кирәк икәнен яхшы аңлый. Ил алдында торган бурычлар билгеле. Алар төрле катлауга кагыла. Шул ук БДИ да – халыкны борчыган мәсьәлә. Бу хакта еш ишетәбез бит. Юлламада күтәрелгән мәсьәләләрнең барысы да тормыштан алынган, – диде Александр Терентьев.

Тотрыклы киләчәкне әнә шулай күзаллады ул.

Гаделлек турында

Иртәгәге көн турында сөйләшкәндә, КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институты директоры урынбасары, социология фәннәре докторы Мария Ефлова тагын бер нәрсәгә игътибар итте: моңарчы халык арасында үткәрелгән төрле социологик сораштырулар барышында респондентлар керемнәр кимүгә, бәяләр артуга борчылу белдергән булган. Юлламада әлеге сорауга да җавап бар. 2030 елга кадәр илдә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме ике тапкыр диярлек артып, 35 мең сумга җитәргә тиеш.

– Бюджет тармагы хезмәткәрләренә айлык акча түләү системасына үзгәрешләр керәчәк. Яңалык гомуми, урта, югары белем бирү тармакларына да кагыла. Шулай ук, мәктәпләрдә һәм көллиятләрдә директорларның тәрбия эшләре буенча киңәшчеләренә хезмәт хакы түләүдә дә яңалык бар. Бу да бик мөһим. Гомумән алганда, үзгәрешләр ярдәм чаралары таләп ителгән катламнарны колачлый, – диде белгеч.

Уңайлы мохит турында

Киләчәк бүгеннән башлана билгеле. Иртәгәге көнне матур итеп күзаллау өчен хәзер тиешле шартлар кирәк, ди «Татарстан шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина.

– Россия Президенты тәкъдим иткән Юлламада төп ике яңалыкны искә алыр идем. Беренчедән, «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысасында тормышка ашырылучы «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» программасы 2030 елга кадәр озайтылачак. Ул Татарстанда инде дистә елга якын гамәлдә. Әлеге программа өчен генә дә алдагы алты елда тагын 360 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк. Шулай ук, кече шәһәрләргә ярдәм итүне дә дәвам иттерәчәкләр. «Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр» бөтенроссия конкурсы 2030 елга кадәр гамәлдә булачак. Әйтергә кирәк, Татарстан әлеге конкурста катнашучылар ягыннан да, сыйфат мәсьәләсендә дә әйдәп баручыларның берсе. Минем уйлавымча, әлеге төр ярдәм республика халкына, шәһәр халкымы ул, әллә авылда торучылармы – барыбер, уңайлы шартлар тудыруда һәм кайгыртучанлык күрсәтүдә ярдәм итәчәк, – диде җитәкче.

Хәер, республикада уңайлы мохиткә караш та үзгәргән инде. «Бу эшкә яңа тотынган вакытта кеше күбрәк йөргән урамнарны, паркларны тәртипкә китерергә тырышсак, ун елга якын вакыт эчендә без зур юл уздык, – диде ул. – Бүген тагын да зуррак бурычлар куябыз. Халык арасында да төзекләндерелгән иҗтимагый киңлекләр өчен җаваплылык хисе бар.

Икътисад турында

Илнең икътисадый үсешен күзалларга керешкәнче, бүген нинди шартларда яшәвебезне аңларга кирәк, ди Александр Терентьев.

– Барлык тышкы чакыруларга карамастан, Россиянең халыкара мәйданда ныклы тоткан урыны бар. Безнең артка чигенергә юл юк. Бәхетсезлек булышмаса, бәхет булмас иде, дигәндәй, без бик күп нәрсәне яңабаштан аңладык. Әйе, бер мәлдә авиация, станоклар төзелеше кебек тармакларсыз калдык кебек. Бүген исә бу һәм башка юнәлешләрдә киңкүләмле программалар тормышка ашырыла. Могҗиза көтәргә кирәкми. Без үз киләчәгебезне үзебез хәл итәргә тиеш, – ди Федерация Советы әгъзасы.

Сайлауда катнашу ни өчен мөһим?

Марсель ГЫЙЛЬМИЕВ, «Диалог Регионы» оешмасының Татарстандагы бүлеге җитәкчесе:

– Иң беренче чиратта, бу – безнең гражданлык бурычы. Икенчедән, үзеңнең, гаиләңнең, илеңнең киләчәген күзалларга тырышудан гыйбарәт. Сайлау участогына килүче һәркем моны тәгаен ачык аңларга тиеш. Өченчедән, йөрәгең кушканча тавыш бирергә кирәк дип саныйм. Бу – үзебезгә, гаиләбезгә, илебезгә карата мөнәсәбәт белдерү дә.

Мария ЕФЛОВА, КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институты директоры урынбасары, социология фәннәре докторы:

– Мин күбрәк студентлар белән эшләгәч, аларны истә тотып әйтәсем килә. 18 яшь тулгач, кеше мөстәкыйль тормышка аяк баса. Шуңа күрә балигъ булу яшенә җиткән һәркем сайлау участокларына килсен иде, дип телим. Чөнки бу – җаваплылык. Син яңа мөмкинлекләр, яңа мохит, яңа шәһәрләр өчен тавыш бирәсең бит. Илдәге үзгәрешләргә катнашың булуын сизү бик мөһим.

Наилә ЗИННӘТУЛЛИНА, «Татарстан шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры:

– Без көн саен ниндидер сайлау алдында торабыз. Иртән нәрсә ашарга, кич ничәдә йокларга ятарга, эштә нинди карар кабул итәргә икәнен хәл итәбез. Көндәлек теге яки бу сайлау безнең бүгенге, иртәгәге көнне хәл итәргә мөмкин. Ә Россия Президентын сайлауда катнашу – алдагы алты ел өчен хәлиткеч чара булып тора. Татарстанда яшәүчеләрнең иҗтимагый тормышта актив катнашуын исәпкә алып, бездә: «Сайлауга барыргамы, юкмы?» – дигән сорау булмаячак та дип саныйм. Барырга, әлбәттә.

Владимир КУТИЛОВ, «Теория Дарвина» агентлыгы генераль директоры сәяси киңәшче:

– Әгәр без киләчәкне күзаллау турында сөйлибез икән, берсүзсез тавыш бирүдә катнашырга кирәк. Бу – безнең хокукыбыз. Без үз киләчәгебезне үзебез хәл итә алабыз. Бу – безнең илкүләм, суверен хокукыбыз.

 


Фикер өстәү