Казанда һәм Татарстанда тәравих намазы укыла торган мәчетләр исемлеге чыкты

Казан һәм Татарстан мәчетләренең барысында да Рамазан ае барышында җәмәгать белән тәравих намазлары укыла. Моннан тыш аларның кайберләрендә тәравих вакытында Коръән хәтем кылына — Кәлам Шәриф тулысы белән укып чыгыла. Тәравих намазын Коръәнне хәтем кылып уку мөселманнар өчен сөннәт булып тора һәм олы әҗер-саваплар белән бүләкләнә.

Казанда тәравих намазы вакытында Коръән 36 мәчеттә кылына. Татарстан шәһәр һәм районнарында алар — тагын 81 мәчет. Шушы мәчетләрнең исемлеге Татарстан Диния нәзарәте сайтында тәкъдим ителгән.

Исемлеккә үзгәрешләр кертелергә мөмкин, диелә хәбәрдә.

 


Фикер өстәү