“Кол Шәриф”тә Коръәнне хәтем кыла башлауга – 3350 көн

2015 елның 2 гыйнварында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан башкаласы үзәгендә урнашкан “Кол Шәриф” мәчетендә Коръәнне хәтем кылуны башлап җибәрде. Биредә хәтем кылу башланганнан алып бүгенге көнгә кадәр Кәлам Шәрифне уку, биш вакыт намаздан кала, бер минутка да тукталмады. Шул рәвешле, бүген, 5 мартта, «Кол Шәрифтә» Коръән укыла башлаганга 3350 көн тулды. Биредә 12 хафиз, бер-берсен алыштырып, Коръәнне башыннан ахырына кадәр бер тәүлек эчендә укып чыга һәм аны кабаттан укырга керешә.

Ә Болгар шәһәрендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлангычы белән Коръәнне өзлексез хәтем кылу – Изге Китапны башыннан алып ахырына кадәр уку 2015 елның 14 июнендә башланды. Бүгенгегә кадәр, биш вакыт намазларны укудан кала, биредә хәтем кылу бер көнгә дә тукталмады. Нәтиҗәдә 5 мартта татар хафизлары тарафыннан Шәһре Болгарда Коръән укыла башлауга 3187 көн тулды. Бу эштә көн саен иртәнге 9.00-дән 17.00-гә кадәр 6 хафиз катнаша һәм алар Коръәнне тулысынча 3,5-4 тәүлек эчендә укып чыга.

“Кол Шәриф”тә һәм “Ак мәчет”тә Коръән хәтем кылуда барлыгы 40 хафиз катнашты.

Казанның “Кол Шәриф” һәм Болгарның “Ак мәчет”еннән Коръән укуны Нәзарәт сайты аша туры эфирда карарга мөмкин.


Фикер өстәү