Рөстәм Миңнеханов: Казахстан белән товар әйләнеше 37 процентка арткан

2023 елның беренче тугыз ае нәтиҗәләре буенча Татарстан белән Казахстан арасында товар әйләнеше 37 процентка артып, 642 млн АКШ долларына җиткән. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казахстан парламенты Мәҗлесе Рәисе Ерлан Кошанов белән очрашуда белдерде, дип хәбәр итә «Татар-информ» республика җитәкчесенең матбугат хезмәтенш сылтама белән.

Рөстәм Миңнеханов Россия-Казахстан мөнәсәбәтләре кысаларында Казахстан белән Татарстан арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуның мөһимлегенә игътибар итте.

Татарстан Рәисе шулай ук күптән түгел Казанга Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаевның «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турнирын ачу тантанасында катнашуын искә төшерде. Моннан тыш, монда ук ул Россия Президенты Владимир Путин белән очрашты.

 


Фикер өстәү