Әмма ул корбаннарын һәм аларның санын хәтерләми.
Казан гимназиясендә 9 кешенең гомерен өзгән 19 яшьлек Илназ Галәвиев бүген судта үз гаебен таныган.
Ул коточкыч гамәл кылуын таныган, әмма корбаннары санын һәм аларның кемнәр булуын хәтерләми: үл үзен 4 олы кешене атып үтергән дип уйлый, ә ничә укучының гомерен өзүе турындагы сорауга анык кына җавап бирә алмаган.
Аның әйтүенчә, ул кимендә 7 кешене үтергән.
Илназ Галәвиевнең фатирында шартлаткыч әзерләү өчен матдәләр: селитра, алюминий пудрасы, бүрәнкә, үлчәү, яндыргыч коры матдә һәм водород перекисе тапканнар.