Яшүсмер кыз үзе укыган мәктәбен шартлатырга җыенган

Омскида яшүсмер кыз мәктәп шартлатырга җыенган. Укучы бу хакта май аенда социаль челтәрләрдә язган булган.

Омскида полиция үзе укыган лицеен шартлатырга теләгән 15 яшьлек кызны тоткарлаган. Ул 13 яшьлек дусты белән бергә һөҗүм итәргә әзерләнгән булган. Яшүсмерләр ике шартлаткыч җайланма ясаганнар, тик сынаулары уңышсыз узган — шартлаткычлары шартламаган.

Мондый уй кызда май аенда ук туган булган. Ул бу хакта дустына сөйләгән. Алар алюминий пудрасы, селитра һәм шикәр комы сатып алып, шартлаткыч ясый башлаганнар.

Социаль челтәрләр аша кызны тапканнар. Пермь университетындагы атыштан соң хокук сакчылары шикле язмаларны эзли башлаган. Кыз 25 май көнне үк әлеге манифестны челтәргә урнаштырган. Пост моңа кадәр ачык кулланылышта булган.

Хокук сакчылары яшүсмерләрнең өйләрен тентеп чыкканнар, тик шартлаткыч тапмаганнар, бомбаны сынаган урынга барганнар. Кызга массакүләм үтерүгә әзерләнү турындагы маддә буенча җинаять эше кузгатылган. Аның дусты 14 яшь тулмау сәбәпле, әлегә җавапка тартылмаган.


Фикер өстәү