Хокук сакчылары ике хатын-кызны үтерүдә шикле кешенең үзе дә үтерелгән булуын кире какты

Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе Тукай районында булган куркыныч вакыйга турында матбугатта чыккан мәгълүматка ачыклык кертте. Мәләкәс авылында хатынын һәм аның сеңлесен үтерүдә шикле кешенең бу җинаятькә катнашы булмавы, янәсе, үзенең дә башка кешеләр тарафыннан үтерелергә мөмкин булуы турында хәбәрләр пәйда булды. Хокук сакчылары әлеге фаразларны кире какты.

Идарә сайтындагы хәбәргә караганда, Мәләкәс авылындагы күзәтү камераларындагы язмаларны карагач, тикшерүчеләр мондый нәтиҗәгә килгән: җинаять кылынган көнне шикле кешедән тыш, өйгә керүче дә, аннан чыгучы да булмаган. Ул үзенә кул салган машинаны һәм аның тирә-ягын тикшереп чыккач, беренче суд-медицина тикшерүе нәтиҗәләре билгеле булгач, ир-егетнең автомобильдә үзе генә булуы ачыкланган.

Моннан тыш, шикле кешенең тагын бер җинаятькә катнашы булу-булмавын тикшерәләр. Мәләкәс авылында ике хатын-кызны үтергәч, ул Чаллыда белдерү аша массаж ясау белән шөгыльләнүче 47 яшьлек хатын-кыз белән танышкан һәм аны көчләгән дип фаразлана.

Инде хәбәр иткәнебезчә, куркыныч вакыйга 23 гыйнвар көнне Тукай районының Мәләкәс авылында булды. Тикшерүчеләр фаразлавынча, 25 яшьлек ир-егет 20 яшьлек хатынын һәм аның 18 яшьлек сеңлесен үтерә. Аннары әтисенең ике ау мылтыгын алып Алабуга районына юл тота һәм машинасында үзенә кул сала.


Хокук сакчылары ике хатын-кызны үтерүдә шикле кешенең үзе дә үтерелгән булуын кире какты” язмасына фикерләр

Фикер өстәү