Пенсионер таныш хатынын үтереп, бакчасына күмгән һәм өстенә сарымсак утырткан

Башкортстанның Бакалы районы Килеево авылында бер пенсионер танышын – 58 яшьлек хатын-кызны үтереп, бакчасына күмеп куйган. Бу хакта Башинформ хәбәр итә.

Аннары ул хатын күмелгән урында сарымсак үстерә башлаган. Җинаять инде моннан дүрт ел элегрәк кылынган: якты дөнья белән хушлашкан хатын-кыз шушы вакыт эчендә хәбәрсез югалган булып саналган. Бу хакта төбәкнең Эчке эшләр министрлыгы һәм Тикшерү комитетыннан хәбәр ителгән.

Коточкыч хәл 2019 елның 2 маенда килеп чыккан. Үтерүдә шикләнелүче ир-ат (хәзер аңа 70 яшь) бер дустын һәм 58 яшьлек хатын-кызны өенә чакырган. Барысы бергә кәеф-сафа корганнар. Хәмер эчелеп беткәч, кунакка килгән исерек ир йокыга киткән. Шулвакыт йорт хуҗасы белән хатын-кыз арасында нәрсәдәндер ызгыш чыккан. Ир, кулына пычак алып, хатын-кызга берничә тапкыр кадаган.

Танышының үлүен абайлап алганнан соң, дустын уятып, мәетне калын юрганга төргәннәр дә бакчага күмгәннәр. Җинаять кылуда шикләнелүче, ис килмәсен өчен, күмелгән урында туфрак өстенә махорка сипкән. Ә берничә көннән соң шунда түтәл ясап, сарымсак утырткан.

Инде менә дүрт ел чамасы узгач – быел 7 февральдә район участок полиция хезмәткәрләре җитәкчесенә Килеево авылындагы шәхси йорт бакчасында кеше җәсәде табылуы турында хәбәр ителгән. Туганнары җәсәднең югалган хатын-кызныкы булуын таныган. Полиция хезмәткәрләре хатын-кыз үлеменең йорт хуҗасына бәйле булуын ачыклаган. Кайчандыр ул урлау һәм үтерү белән янау өчен хөкем ителгән булган. Пенсионер кеше үтерүен таныган, аны сак астына алганнар. Хәзер үтерүче белән Тикшерү комитеты тикшерүчеләре эшли.


Фикер өстәү