Пермьдагы атышта яраланган 8 кешенең хәле турында сөйләделәр

Пермь университетындагы атышта яраланган 8 кеше хастаханәләрдә дәвалануларын дәвам итә.

Пермь дәүләт университетындагы атыш вакытында яраланган 8 кеше край үзәге хастаханәләрендә, ә 7 кеше Мәскәүдә дәвалана, дип Пермь крае Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән РИА новости хәбәр итә.

Һөҗүм итүче үзе дә авыр хәлдә. Аның аягының бер өлешен ампутацияләгәннәр. «Сигез кеше Пермьдәге медицина учреждениеләрендә дәвалана. Барысының да хәлләре канәгатьләнерлек. Атучы кеше үз аңында, авыр хәлдә», — диделәр ведомствода.

20 сентябрьдә студент Пермь дәүләт милли тикшеренү университетында ут ача. Алты кеше һәлак булган, 47 кеше зыян күргән. Кулга алганда 18 яшьлек һөҗүм итүче яралана һәм хастаханәгә озатыла.

«Ике һәм аннан да күбрәк кешене үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү