Казанда Фәнис Яруллин истәлегенә мемориаль такта ачылды

Казанда Татарстанның халык язучысы Фәнис Яруллин истәлегенә мемориаль такта ачылды. Истәлек тактасы Казанда Жуковский урамында, шагыйрь 20052011 елларда яшәгән 9 нчы йорт фасадына куелды.

  Казанның Жуковский урамы, 9 нчы йорт диварына куелган мемориаль тактага «Бу йортта 2005–2011 елларда Татарстан Республикасының халык шагыйре, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фәнис Гатаулла улы Яруллин яшәде», – дип, ике телдә язылган. Тантанада Фәнис Яруллинның хатыны Нурсөя ханым, туганнары, күренекле шагыйрьләр, татар зыялылары катнашты. Татарстан хакимияте исеменнән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Президент каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов чыгыш ясады. Ул Фәнис Яруллинның «Күп сорамыйм бер дә» дигән шигырен дә укыды.

Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев Фәнис Яруллинның яшәү дәрте өстәүче шигырьләр язуы турында әйтте.

– Бик күп шагыйрьләрдә бүген уфтану, зарлану, елау. Аларны укыгач, кешедә яшәү дәрте сүнә. Фәнис Яруллин шигырьләрен укыгач, яшисе килә башлый, – диде ул.

Фәнис Яруллинга бәйле истәлекләре белән Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиев та уртаклашты.

– Бер юлы аның белән ярты сәгатьме, бер сәгатьме сөйләшеп утырдык. Шул вакыт эчендә ул мине кеше итте, батыр итеп чыгарды. Мин аннан үрнәк, ныклык алып чыктым. Киләчәктә безнең мәктәпләрдә татар балалары күңеленә Фәнис Яруллинның исемен, аның иҗатын салсыннар иде. Аның исеме алтын хәрефләр белән язылырга тиеш, чөнки ул – милләтебезнең каһарманы, – диде ул.

Ләйсән Сафина


Фикер өстәү