Кытайдагы мөшкел хәлләр дөнья икътисадына сукмасмы?

Күптән түгел генә дөнья икътисады локомотивы дип йөртелгән Кытайда проблема артыннан проблема туып кына тора. Бу юлы алар энергетик кризис белән сынала. Evergrande төзелеш компаниясенең мәтәлчеге каты булды, әмма әлегә зур кризистан вакытлыча кача алдылар.

Быелның гыйнварында гына 16,97 Гонконг доллары торган Evergrande акцияләре үткән атнада 2,67 Гонконг доллары белән генә бәяләнде. Компания әлегә дефолт игълан итмәде, әмма бары тик Кытайның иң бай инвесторлары белән генә исәп-хисап ясый. Тере акча түләрлек мөмкинлеге юк, беркемгә дә кирәге чыкмаган йортларны һәм объектларны әҗәт түләү хисабына чүп бәягә генә тапшыралар. Торак йортлар үз бәясенең 28 процентына гына китә, офислар – 46, складлар һәм парковкалар 52 процент кыйммәт белән бәяләнәләр. Моны проблеманы чишү дип атарга ярыйдырмы… Ә менә электр энергиясе җитешмәү проблемасын кискен ысуллар белән хәл итәргә туры килә. Кризисның монысын ташкүмергә бәя арту китереп чыгарды. Кытай Халык Республикасының 20 провинциясендә электр энергиясен куллануга чикләүләр кертелде. Сәнәгать предприятиеләре дә, торак йортлар да ут җитмәүдән интегәләр.

Цзянсу провинциясендә меңләгән завод һәм фабрикада «ике көн аша» эшләү схемасы кертелде. 143 предприятие исә бөтенләйгә туктатылды. Эчке тулай продукт Россия икътисадын узып киткән Гуандунда «биштән соң ике» дигән кырысрак схема кулланыла. Шуңа өстәп электр куллануны пик вакытындагыдан 15 процентка киметү мәҗбүри. Ягъни предприятиеләр эшләгән көннәрдә дә тулы куәтләренә җигелә алмыйлар. Офис биналарында икенче һәм өченче катларда утлар яндырылмый. Күп кенә җитештерүчеләр бары тик төнлә генә эшли алалар.

Ут бетү сәбәпле, төньяк провинцияләрдә сфетофорлар эшләми. Бу күп километрлы «бөке»ләргә китерә. Күктерәр йортларда лифтлар туктатылган, аска-өскә тәпиләргә туры килә. Төньяк-көнчыгыш Хэйлунцзян, Цзилинь һәм Ляонин провинцияләрендә төнге температура 10 градуска кадәр төшүгә карамастан, йортларга электр энергиясе бирү туктатылган.

Төньяк провинцияләрдә электр станцияләре ташкүмер белән эшли. Ташкүмер куллануга исә квоталар кертелгән. Моңа җавап итеп алар кисәк энергия җитештерүне киметкәннәр. Бу, билгеле, кризисның төп сәбәбе түгел. Төп сәбәп газга һәм күмергә бәяләрнең кискен күтәрелүендә. Соңгы айда гына Чжэнчжоу биржасында бер тонна күмернең бәясе 40 процентка сикергән һәм 192,4 долларга җитеп, соңгы 8 елдагы рекордны куйган. Үткән җәй белән чагыштырганда бәя ике тапкыр арткан. Моның сәбәбе экологик стандартлар кертелүдә икән. Ташкүмер чыгаручы предприятиеләрнең лицензия срогы чыккан. Яңадан лицензия ала алмыйча, алар эштән туктаганнар. Кытайда җитештерелгән электр энергиясенең 56,14 проценты ташкүмер электр станцияләренә туры килә. Күрәбез: Кытай компартиясенең каты кулы нәтиҗәле идарә итә алмый башлаган.

Кытайдагы энергетик кризис дөнья икътисадына ничек сугар, Россиядә тагын нинди товарларга бәяләр күтәрелер, нәрсәләр дефицитка әверелер, исән булсак, киләчәктә күрербез. Әлегә энергетик кризис дөньяның бөтен почмакларын тетрәтергә җыена.

                                      Рәшит Фәтхрахманов

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү