Путин Эрдоган белән очрашуда Төркиядә күпме Россия кешесе ял итүен әйткән

Катлаулы эпидемиологик шартларда туризм вәзгыяте акрынлап яңара. Быел Төркиягә ял итәргә Россиядән 2,5 миллион кеше барган. 

«2019 елда Төркиядә 6,8 миллион Россия туристы булган. Ә 2020 елда бары тик 1,5 миллион гына иде. Хәзер вәзгыять акрынлап тотрыклылана,  агымдагы елның 9 аенда 2,5 миллион Россия туристы Төркиягә барды», –  диде Россия Президенты Владимир Путин Төркия лидеры Рәҗәп Тайип Эрдоган белән очрашуда.

Коронавирус эпидемиясе  бөтен дөньяда туристлык тармагына зур зыян китерде, дип белдергән Путин.

Эрдоган Россия хакимиятенә бу юнәлештә республикага ярдәм иткән өчен рәхмәтен белдерде.

«Россиялеләр, бу чорда безнең илдә ял итүне өстен күргәннәре өчен рәхмәтле», – дигән ул.


Фикер өстәү