Челтәр агарту СЕРЛӘРЕ

Хуҗабикәләрнең тәрәзәләр, челтәр-пәрдәләрне юып элә торган вакыты. Шуны истә тотып, саргайган челтәрне агартуның  берничә ысулын тәкъдим итәбез.

Тоз. Челтәрне тоз һәм кер порошогы эремәсенә (1 литр суга 1әр чәй кашыгы исәбеннән) салып, 4–8 сәгать тотарга. Шуннан соң машинада «деликатный режим»га куеп юарга һәм тоз эремәсендә чайкап алырга.

Крахмал.Челтәрне гадәттәгечә юганнан соң бәрәңге крахмалы эремәсендә (2 литр кайнар суга 1 аш кашыгы исәбеннән) 2–6 сәгать тотарга. Шуннан, чайкамыйча һәм сыкмыйча гына, элеп киптерергә.

Нашатырь һәм водород перекисе.  Салкын суга нашатырь спирты (3 литр суга 1 чәй кашыгы) һәм 3 процентлы водород перекисе (3 литр суга 1 аш кашыгы) салып болгатырга. Челтәрне югач, шушы эремәгә салырга. Ярты сәгать узгач, чайкарга.  Бигрәк тә табигый тукымалардан эшләнгән челтәр өчен бик әйбәт ысул.

Фото: tomdom.ru


Фикер өстәү