Кырыммы, Төркияме: кайдагы кояш яктырак?

Пандемия күп нәрсәгә чикләүләр кертсә дә, сәяхәт итәргә яратучылар өчен җитди киртә була алмады. Чит илләр арасыннан беренчеләрдән булып ачылган Төркиягә халык көтүе белән юл алды. Россиянең туриндустрия берлегеннән хәбәр итүләренчә, чикләр ачылганнан бирле Россиянең 700 мең кешесе анда булып киткән. Ә узган елларда бу сан 7 миллионга ук җитә торган булган. Үзебезнең курортларда да туристларның иге-чиге юк. Быелгы күрсәткечләр Совет чоры күрсәткечләре белән тиңләште, дип сөенә көньяк төбәк башлыклары.

Быел Кырым белән Төркиядә булып кайткан кеше буларак, ковид чорында үзебездә һәм читтә ял итүнең үзенчәлекләрен чагыштырып язарга булдым.

Бәяләре котны ала

Үзебезгә якынрак булган (туры һәм күчерелмә мәгънәдә) Кырымнан башлыйк. 1 августта очасы билетны май урталарында ук алып куйган идем. Ул вакытта Кырымның ачылу-ачылмавы билгеле түгел иде әле, җитмәсә, утка керосин сипкәндәй, баштарак шушы төбәк башлыгы Сергей Аксенов та: «Быел, мөгаен, туристик сезонны ача алмабыз», – дип әйтә килде. Тик, шөкер, курорт чикләре ачылып, ниятләгән көнне бару насыйп булды. Аэропортка төшеп утырган мәлдә халык битлек киеп йөри иде әле, әмма һава аланы бинасыннан чыгуга, масканың ни икәнен оныт та куй…

Быел Кырымда бишенче ел рәттән ял иттем. Башка еллар белән чагыштырганда, бер аерма да юк диярлек. Кибет ишекләрендә зур-зур хәрефләр белән «Битлексез һәм перчаткасыз кермәскә!» дип язылса да, бу сүзләрнең кәгазьдә генә икәнлеген шунда ук абайладык. Ике атнада эчендә урамда битлек кигән берничә кеше генә очрап куйды, алары да урта һәм өлкән яшьтәге апалар булып чыкты… Туристлар белән кайнап торган Ялта шәһәренең туклану урыннарында да халык битлек киюне кирәк тапмады.

Ә менә Кырым музейларына саклану чараларыннан башка кертмиләр, дип кисәтеп куйдылар безне. Бакчасарайдагы атаклы Хан сараена баргач, чират торган бөтен кешенең йөзендә битлек иде. Үзеңнеке булмаса да, шул тирәдә торак, дистәләгән экскурсия, эчемлекләр тәкъдим итүче мут егетләр саклану чаралары да сатып бирергә әзер. Тик бәяләре даруханәдәге төсле түгел, бермә-бер кыйммәт.

Торак бәяләрен исә былтыргыча калдырганнар. Без, өч кеше, тәүлегенә 3 мең сум түләп бардык. Базардагы яшелчә, җиләк-җимеш, кафедагы ризык бәяләре дә шул килеш. Ягъни акча янчыгының котын алырлык. Гомумән, килосы 250 сумга җитә торган персикларның бәясе халыкны ел саен гаҗәпкә калдыра. (Үзебезнең «Пятерочка»ларда 100 сумга да алырга була.) Кырым халкы моны сезонның кыска булуы белән аңлата. Янәсе, эш юк, акча эшләү мөмкинлеге җәй көннәрендә генә туа. Шул чорда эшләп алган акчага алар ел буе яши.

Карбыз-кавын кайда үстерелгән, каян китерелгән, дип сораша башласаң, күз дә йоммый Бакчасарай яки Сакидан, диләр. Башка илдән түгелме, дип шикләнә башласаң, үпкәләгән яки ачуланган кыяфәт чыгара, дулый башлыйлар. Юкса, өченче ел Алуштада йөк машинасында эшләүче бер егет белән сөйләшеп китеп, ул Төркиядән китерелгән җиләк-җимеш, яшелчәне кибетләргә таратып йөрүе турында сөйләде. Ә шуларны соңыннан Кырымныкы дип әйтәләр. Бер тиенгә алып, ун тиенгә сатып…

Күпме телим, шулкадәр ашыйммы?

Төркия турында сүз киткән икән, инде шул якларга юл алыйк. Дуслар белән октябрьның беренче атнасын шунда үткәрдек. Битлек дигәне Казан һава аланыннан Төркия кунакханәсенә чаклы озата килде. Хәтта трансфер белән отельга барган чакта, йөртүче вакыт-вакыт көзгедән салондагы кешеләргә карап куя иде. Берәрсе битлеген чак кына аска төшереп, борыны чыгып торса, шунда ук кисәтү ясый. Әмма Казаннан очканда да, Төркиягә килеп утыргач та температураны тикшергән кеше булмады. Бәлки, тепловизор дигәннәре кайдадыр торгандыр да, әмма күземә чалынмады.

Самолетка кереп утыргач, стюардессалар русча-төрекчә язылган анкета таратып чыга. Анда үзең турында, Төркиядә кая баруыңны төгәл адресына кадәр, шикле симптомнар булу-булмавы турында язасы. Кайтканда да шулай ук. Самолетта битлек кию мәҗбүри булса да, дистанция саклау турындагы пунктны үтәү мөмкин түгел иде. Самолет халык, шул исәптән бертуктаусыз елаучы күкрәк балалары белән тулы булды.

Кунакханә бусагасыннан температураны үлчәмичә үткәрмиләр. Сәламәтлекнең тәртиптә булуы беленгәч кенә кабул итәләр. Хәер, температура булса, нишләрләр иде?.. Отельдагы бөтен диван-эскәмияләргә, дистанция сакларга кирәклегенә ишарәләп, «утырырга рөхсәт ителми» дигән язу да ябыштырып чыкканнар. Бөтен җирдә санитайзер. Әмма кунакханәнең үзендә дә, диңгез буенда да халык саклану чараларының ни икәнен онытып тора. Аларны кабат ресторанга кергәч киеп куясы. Табын янына утыргач, битлекне саласың да тынычлап ашыйсың. Кичке ашка кергәндә дә һәркемнең температурасын тикшерәләр. Битлекләрне ресепшенда бушлай бирәләр.

Төркия күпләрне үзенең «ол инклюзив» («все включено») системасы белән кызыктыра, ягъни җаның күпме тели, шулкадәр ашыйсың-эчәсең. Быел да шулай булды, әмма ризык тулы табын тирәсенә ресторан хезмәткәрләрен бастырып куйганнар, бөтен нәрсәне үзләре салып бирә. Ковид чорында гына түгел, башка вакытта да шулай эшләү дөресрәктер.

Чисталык ягыннан да тел-теш тидерерлек түгел. Әйтик, кешеләр ашап китә икән, алардан соң өстәлне дезинфектор белән эшкәртәләр, өстәлдәге җәймәләрне дә җәһәт кенә алыштыралар.

Карлыгач оя кора

Ковидның Төркияне, аерым алганда, Анталия яр буен ялмап алуы диңгез буенда бер-бер артлы тезелеп киткән кунакханәләрдән үк күренә. Алагаем зур биналы, биш йолдызлы отельлар буп-буш! Берсенең эченә кереп, җиһазларның ташландык хәлдә ятуына гаҗәпкә калдык. Тышкы яктан дивар почмакларына карасаң, карлыгачлар шунда оя ясап, бала чыгарып ята. Бассейнда төбен капларлык кына яңгыр суы җыелган. Пальма башларыннан финиклар җиргә коелып, тәгәрәшеп ята, аларны җыйган кеше дә юк. Берничәсен бәхетле итәргә теләп, алдым да юл буе чәйнәп бардым. Шушы кунакханәгә икенче баруыбызда бер егет күреп алды да чыгып китүебезне үтенде. Кизү торучы булды, аңлавымча.

Калган кунакханәләрнең тирә-ягында да тынлык. Үземне телевизордан гына күреп белгән Чернобыльда сыман хис итеп куйдым. Дөрес, анда-монда җирле халык күренеп ала, азык-төлек кибетендә сатучылар, урамга чыгып, нард уйнап утыралар. Базарда эшләүче төрекләрнең сөйләве буенча, быел вирусның котыруы аркасында, бу тирәдә кунакханәләрнең 70 проценты ачылмаган. Күпме кеше, ким дигәндә, бер елга эшсез калган, дигән сүз… Әйтергә кирәктер, без Сидә шәһәреннән 20 километр ераклыктагы Кызылот бистәсендә урнашкан җирдә яшәдек.

Йозак өстенә йозак

Пляжда колак чите белән үзебезнең отельдан әллә ни ерак түгел базар барлыгын ишетеп алдык та икенче көнне шунда юл тоттык. Озын баганага беркетелгән «Базар» дигән язу әллә каян күренеп тора. Ике яклап тезелеп киткән, күбесенә йозак эленгән сәүдә рәтләрендә туристларның эзе дә юк. Бер төрек егете безне ерактан күреп алды да, кулларын болгый-болгый, яныбызга йөгереп килде, кибетен ачты, утын яндырды, кондиционерын да кабызды. Монда ирләр һәм хатын-кызлар киеме сатыла. Төрек егете, күзләрен мөлдерәтеп: «Быел, үзегез күреп торасыз, туристлар юк, әйберне инде үз бәясенә биреп җибәрәбез», – ди. Базарның башка сәүдә нокталарында да кеше килгәч кенә ишек ачып, утын яндыралар. Буш базарны фотога төшереп, Инстаграмга керткәч, хезмәттәшем, гаҗәпкә калып: «Тынлык хөкем сөрә бугай… Мин белгән төрек базары түгел бу», – дигән  хәбәр җибәрде.

…Сувенир кибетендә дә йозак. Анда да сугылырга теләгәнебезне белеп, икенче бер сатучы егет сувенир кибете хуҗасына шалтыратты. 15 минут дигәндә Манавгат шәһәреннән үк килеп җитте. Кердек, күңелгә хуш килгән әйберләрне алдык. Шунысы гаҗәп тоелды: ирләрнең җенси әгъзасы кыяфәтендә ясалган сувенирлар күп монда – төпчек савыты да, брелок та, магнит та…

Гомумән, сәүдә рәтләрендә «битлек киегез!» дип боерган кеше булмады, үзләре дә кимәгән иде, әмма даруханәгә аңардан башка кертмиләр.

Сөрелгән туристлар кыйссасы

Кайбер туристларны төрекләр төп башына утыртты. Ничек итепме? Аңлатам.

Тренажер залында Сургуттан килгән Дмитрий белән таныштык, парлап ял итәргә килгәннәр. Алар иң әүвәл икенче бер, кәттәрәк отельны сайлаган булган, әмма Төркиягә килеп җиткәч, аэропортта аларны башка, ягъни безнең кунакханәгә китерәчәкләре турында әйткәннәр. Дима әллә кайларга шалтыратып, күпме генә тавыш куптарса да, кем әйтмешли, чебен дулап, тәрәзә вата алмады. Әмма без китәр көнне аларны үзләренең кунакханәсенә күчерергә тиешләр иде.

«Ник шулай килеп чыкты соң? Берәр аңлатма бирделәрме?» – дип сорагач, «Без барасы отель тулган, дип, шушында китерделәр», – диде. Акылга сыймаслык җавап…

Шундыйрак хәлгә тарыган поляк гаиләсе белән дә таныштык. Икенче бер отельга барабыз, дип акча түләп куйганнар. Ахыр чиктә, аларны да безнекенә китергәннәр. «Без сайлаган отель быел вирус аркасында бөтенләй ачылмаган, дип аңлаттылар, шуңа күрә монда алып килергә мәҗбүр булдылар», – ди. Безнең кунакханәгә «сөрелгән» туристларны, бармак бөгеп, әле тагын санарга булыр иде. Юкса безнең кунак йорты да бер дигән, диңгез буенда урнашкан, биш йолдызы бар.

Ковид ялангач калдырмый

Төркиядә ковидка да, саклану чараларына да Кырымдагы сыман күз йоммыйлар. Әйтик, бер көнне без таудан агып төшә торган елгада көймәдә йөздек. Кулга ишкәк тоттырдылар, башыбызда – шлем, өстебездә – махсус жилет. Узган елларда жилетны ялангач тәнгә генә каплаган булсалар, быел майкаларны салмыйча, саклагычларны шуның өстеннән генә кияргә куштылар.

Безнең отель пляжында «Кальмары, мидии, рапаны, горячая кукуруза!» – дип акырып-бакырып, тынгысызлып йөрүче булмады. Андый галәмәт Кырымда еш очрый. Әмма бер көнне офыкта ике дөя күренде. Шундый матур күренеш ачылды: югарыда кояш балкый, комны туздыра-туздыра, «чүл корабы» йөзеп бара… Инде боларның хуҗасы, килеп, халыкны фотога төшәргә кыстый башлармы, дип уйлап куйдым. Әмма хайваннар пляж тирәсеннән тыныч кына узып китте. Дөрес, бер дөянең, безнең пляжга килеп җитеп, чүгәләп утыруы булды, хуҗасы аны «киттек!» дип тинтерәтә, соңыннан тәпәли үк башлады. «Хуш исе» әллә кайдан аңкып торган малкай көч-хәл белән торып басты да юлын дәвам иттерде.

Кайт та өйдә утырып тор

Россиянең баш санитар табибы карары буенча, Россиягә чит илдән кайткач, ковидка ПЦР-тест узасы. Үз акчаңа. Тестны аэропортта ук бирергә була. Мин шулай эшләдем дә, бәясе – 1270 сум. Нәтиҗәсе биш көндә әзер була, диделәр. Телисең икән, аны электрон почтаңа җибәрәләр. Аңа чаклы өйдә генә утырасы. Миңа авырмавым турында хат ике көннән килеп төште. Документны беркетеп, Дәүләт хезмәтләре порталында кайтып җитүең турында хәбәр саласың да махсус анкета тутырасың.

Адым саен акча түләттерә торган Кырым белән «все включено»лы Төркияне чагыштырсаң, әлегә, күрше тавыгы каз кебек, хатыны кыз кебек, дигәндәй килеп чыга да инде. Дөрес, читкә барып, акчаңны түләп куясың да, тынычлап йоклыйсың. Әмма Кырымның да сүз белән генә аңлатып булмаслык тарту көче бар. Якын дустымның быел Чуфут-Кале дип аталган мәгарәле шәһәргә җиденчеме-сигезенчеме баруы иде. «Анда үземне өйгә кайткан сыман хис итәм, күңелне дулкынлану хисе биләп ала», – ди. Минем дә аеруча үз иткән, кат-кат бара торган урыннарым бар Кырымда. Шуңа да «Кайдагы кояш яктырак?» дигән сорауга, Төркия, дип җавап бирергә ашыкмас идем. Һәркем һәркайда үз кояшын эзли һәм таба.

Кайда күпме ял иткәннәр?

Россия туроператорлары берлеге җитәкчесе Майя Ломидзе сөйләвенчә, 2020 елда туристик сезон 1 июльдә генә башланып китте. Илдә туристлар белән аеруча кайнап торган төбәкләр арасында быел – Краснодар крае (9 миллион кеше булып киткән), Кырым (5 миллион), Мәскәү, Санкт-Петербург, Ставрополь крае, Алтай, Татарстан, Ленинград өлкәсе, Карелия. Бурятия белән Алтайны сайлаучылар 5-10 процентка арткан. Әмма чит илләр капкаларын яңадан киң итеп ачып куйгач, туристларның Россия төбәкләренә карата кызыксынуы «суынмасын», дип теләп ята безнең туроператорлар.

Линар ЗАКИРОВ

Фото: sevastopol.su

 

 


Фикер өстәү