Автосәяхәт: уңайлы һәм арзан

Быел Россия буйлап машинада сәяхәт итүчеләр арткан. Белгечләр әйтүенчә, бу саннар якынча 25–30 процентка күтәрелгән. Моның сәбәпләре нидә? Машинада сәяхәт итүнең нинди уңай һәм тискәре яклары бар? Без шул хакта белештек.  

Популяр юнәлешләр

Автомототуризм һәм караванинг ассоциациясе президенты Сергей Лобарев «Известия» басмасына сөйләвенчә, Россиядә автотуризм пандемия вакытында популярлык ала башлаган. «Хәтта озын туристик маршрутларга да сорау үсте, – дигән ул. – Хәзер, илдәге вазгыять нәтиҗәсендә машинада сәяхәт итүчеләр саны 25–30 процентка артты».

Торакны арендага биреп торучылар да шундый нәтиҗәгә килгән. Алар әйтүенчә, узган ел белән чагыштырганда, ихтыяҗ 30 процентка арткан. Туристлар территориясендә бушлай машина кую урыннары булганнар торакларны эзли икән.

Симферополь шәһәре аэропортында очулар тыелгач, Кырым юнәлешен сайлаучылар, узган ел белән чагыштырганда, 70 процентка кимегән. Аның каравы Краснодар краендагы курортларга, Санкт-Петербург, Мәскәү, Казан һәм Россиянең башка шәһәрләренә ихтыяҗ арткан. Ә менә автотуризм өчен иң популяр юнәлешләр дип Анапа (Краснодар крае), Гагра (Абхазия) һәм Евпатория (Кырым) танылган. Моннан тыш, рейтингка төньяк һәм көнбатыш шәһәрләр, мәсәлән, Калининград һәм Байкальск (Иркутск өлкәсе) кергән.

Белгечләр сүзләренә караганда, Краснодар крае августта да туристлар белән тулы булачак. Ә менә Кырымга барганчы россиялеләр мең тапкыр уйлаячак, ди алар.

Арзан һәм уңайлы

Казанда яшәүче Айгөл һәм Зиннур Җәләевләр быел беренче тапкыр диңгезгә машина белән кузгалганнар. Үзләре белән ике балаларын да алганнар.

– Моңа кадәр ел да чит илләрдә ял итә торган идек. Быел без барырга теләгән илләрнең чикләре ябык, ә калган юнәлешләр бик кыйммәт булу сәбәпле, үз машинабызда юлга кузгалырга тәвәкәлләдек, – ди Айгөл.

Кая, ничек, нинди шәһәрләр узасын алдан планлаштырмаганнар. Бары тик барып җитәргә тиешле шәһәрне генә билгеләгәннәр. Шулай итеп, Краснодар краеның Витязево шәһәренә 2200 чакрым юл узган алар.

– Без башта ук Кырымга барырга теләгән идек, ләкин ул тирәләрдә вазгыять тыныч булмагач, шикләнеп тордык һәм Краснодар краеның Витязево шәһәренә тукталдык. Анда  әйбәт, торган җир дә бик яхшы иде. Ләкин без барган көннәрдә диңгез салкынча булды, шунлыктан уйлаштык та, берничә көннән тәвәккәлләп Кырымның Евпатория шәһәренә юл тоттык. Һәм анда баруыбызга бер дә үкенмәдек. Анда су җылырак, чистарак иде. Шәһәр дә бик матур, бәяләр дә кыйммәт түгел. Азык-төлек бәяләре Казаннан арзанрак, – ди Айгөл.

Аның сүзләренә караганда, быел Кырымда ял итүчеләр азрак булган.

– Кырымда торакны арендага бирүчеләр быелгы сезоннан канәгать булмауларын әйтте, – ди Айгөл. – Илдәге хәлләр аркасында, биредә ял итәргә уйлаган кешеләр дә фикерләрен үзгәрткән. Мәсәлән, без яшәгән өч катлы йортта ике бүлмәле алты фатирның нибары икесендә генә торалар иде. Хәтта берничә көн без үзебез генә яшәдек. Бу яктан безгә уңайлы булды. Юллардагы хәрби техниканы исәпкә алмаганда, «бөке»ләр юк иде. Узган елларда кеше бик күп булган, туристларга хәтта торыр җир дә булмаган. Шуңа күрә торакны алдан белешкәннәр. Ә без берсен дә алдан сөйләшмәдек, чөнки алар бик күп иде. Барып җиткәч кенә кереп урнаштык. Бәяләре төрле. Тәүлегенә 1500 сумнан башлап 8 меңгә кадәр җитә.

Җәләевләр әйтүенчә, машина белән сәяхәт итүнең уңай яклары бик күп.

– Аның үз романтикасы. Үзебезнең илдә болай сәяхәт итү, беренчедән, арзангарак чыга. Мәсәлән, без ике атнада барысы бергә 100 мең сумга сыештык. Кемдер күбрәк, ә кемдер азрак та тота ала, билгеле. Без күбесенчә кафеларда ашадык. Икенчедән, мондый сәяхәт ирек һәм барысын да үзең планлаштыра алу белән уңайлы. Туктыйсы, күрәсе килгән барлык җирләрне карап бардык. Бу яктан караганда балалы кешеләргә тагын да уңайлырак, – диделәр.

Кыскасы, үз илебез табигатенә сокланып, бер кочак хис-кичерешләр  төяп кайткан алар.

– Беренче тапкыр гына барсак та, безгә машинада сәяхәт бик ошады. Юлның да ераклыгы сизелмәде. Трасса бик яхшы, уңайлы. Керченск күпере буенча юллар аеруча шәп.  Кирәк урында туктап, ял итеп, ашап алдык. Россиянең табигатенә сокланып, һушыбыз китеп кайттык. Без шулкадәр матур илдә яшибез икән. Читтән матурлык эзләп йөрисе дә юк. Кырым бөтенләй безне әсир итте. Күрергә өлгермәгән бик күп җирләр калды әле. Киләчәктә тагын барачакбыз, дип кайттык, – диде алар.

«Планнар тиз үзгәрә» 

Ә  менә Оксана һәм Артур Әхмәтҗановлар гаиләсе өчен елына ике тапкыр машинада сәяхәт итү – гадәти күренеш. Кышын Россиянең төрле шәһәрләре буйлап йөрсәләр, җәен ун көнгә диңгезгә юл тота алар. Әлеге вакытта да ял иткән чакларына туры килдек.

– Алдан бер вакытта да әзерләнмибез. Төп максатыбыз – Кырым яки Грузиягә бару иде. Юлга кузгаласы якынча көнне билгелибез дә, эш булмаса, тәвәккәллибез. Үзебез белән һәрвакыт балаларны алабыз. Бу юлы ике этебезне дә калдырмадык. Юлда планнар бик тиз үзгәрә. Берничә ел элек Грузиягә дип кузгалган идек, юлда барганда паспортларыбызның вакыты чыкканлыгын күреп, Абхазиягә юл тоттык. Хәзер дә Грузиягә барабыз дип уйлаган идек. Тик юлда барганда интернеттан кешеләрнең «бөке»ләрдә утыруын һәм тәүлек буе чик чыгасын яки 50 мең сум ришвәт түләргә туры килергә мөмкинлеген укыдык та, Кырымга барырга хәл иттек. Коктебельга килеп җиткәч, барысын да бик ошаттык һәм башка беркая да бармаска булдык. Шулай итеп безнең маршрутыбыз Казан – Саратов – Воронеж – Каменск-Шахтинский, Азов диңгезенең Голубиц станицасы, Крым-Коктебель булды, – диде Оксана.

Турфирма директоры Оксана сөйләвенчә, алар торыр җирне алдан эзләмәгән. Баргач кына риэлтор аша тапканнар. Аның хезмәте өчен хуҗа кеше түләгән. Әхмәтҗановлар барлык уңайлыклары булган һәм диңгезгә якын урнашкан люкс-апартаментны сайлаган. Алар өчен йортта яңа ремонт, кер юу машинасы, кондиционер һәм балкон булу мөһим. Тәүлегенә 6500 сум түләгәннәр.

– Бернинди дә проблема юк. Без яшәгән җирдә бар да тыныч, хәтта һава торышы да безгә хәерхаһлы. Курыкмаска һәм кузгалырга кирәк! Юлда «бөке»ләр юк. Барганда отельда яки машинада йокларга мөмкин. Иң мөһиме – ял итү, чөнки рульдә йоклап китү куркынычы бар. Без Кырымга барып җиткәнче 3 шәһәрдә кундык. Юлга бер төргәк су алырга онытмагыз, курортларда ул алтынга тиң.

Оксана юлга чыгарга әзерләнгән газета укучыларыбызга башка киңәшләрен дә җиткерде:

– Волгоград трассасын түгел, ә Воронежныкын сайларга киңәш итәм, – ди ул. – «Бөке»ләр бөтенләй юк. Быел торыр урынны алдан белешмәсәгез дә була. Барып җиткәч, урамда калмаячаксыз. Кырымда бензин салу урыннары белән авырлыклар юк. Акча белән шулай ук. Акчагызның бер өлешен Сбербанк картасында алыгыз. Кулда шулай ук кәгазь акча да булсын. Телефонга «Волна» дигән урындагы сим-картаны алыгыз. Вай-файлар кафе һәм отельларда бар.

Автомототуризм ассоциациясе һәм НАФИ аналитик үзәге белән берлектә уздырган сораштыру нәтиҗәләре буенча, россиялеләрнең 30 проценты үз машиналарында сәяхәт итә. Автосәяхәтләрнең күпчелеге Төньяк-Көнбатыш федераль округына туры килә.

Тәҗрибәле сәяхәтчеләрдән киңәшләр

  1. Бюджетка өстәмә чыгымнарны кертергә онытмагыз. Бу – түләүле машина кую урыннары, торак, сувенирлар һәм экскурсияләр.
  2. Алдан ук үзегезгә нәрсәнең мөһим икәнлеген билгеләп куегыз: юлда азрак вакыт булумы яки матур урыннар күбрәк күрүме? Машинада Россия буйлап маршрут төзегәндә нәкъ менә шуны уйларга кирәк. Тизйөрешле магистральләрдән тиз барырга була, ләкин буш кырлар һәм кечкенә йортлар сезне артык тәэсирләндермәс. Һәм киресенчә: әгәр сез зур булмаган матур шәһәрләргә тукталсагыз яки табигать белән хозурланып йөрсәгез, бу вакытны алачак.
  3. Навигатор булса да, үзегез белән сәяхәткә кәгазь карта да алыгыз. Юлда ни булмас.
  4. Юлда ышанычлы, исемнәре билгеле ашау урыннарына тукталырга тырышыгыз. Аеруча бу балалар белән сәяхәт иткәндә мөһим. Әгәр туклану урынының исеме сезгә берни дә сөйләми икән, зур фуралар һәм йөк машиналары туктаганмы-юкмы икәнлегенә игътибар итегез. Алар булса, димәк, монда тәмле һәм курыкмыйча ашарга була.
  5. Тукталасы урынны алдан сайлагыз. Кайсы юнәлеш буенча сәяхәт итәчәгегезне ачыклагач, маршрутны билгеләгез һәм бер яки берничә төн тукталасы урында торак белешегез. Моны никадәр иртәрәк эшләсәгез, шуның кадәр яхшырак.

Машинада сәяхәт итүнең уңай яклары

  1. Машина белән кая барасын үзегез хәл итәсез. Димәк, теләсә нинди маршрут төзи аласыз.
  2. Вакытны янга калдырасыз. Вокзал һәм аэропортларда тукталырга, экскурсоводлар көтәргә туры килмәячәк.
  3. Башка кешеләр белән кирәкмәгән аралашулар юк.
  4. Машинада сәяхәт вакытында сез поезд һәм самолетта баруга караганда күпкә күбрәк матур урыннар күрәчәксез.

Машинада сәяхәт итүнең тискәре яклары

  1. Юл-транспорт һәлакәтенә очрау яки автомобиль ватылу куркынычы бар.
  2. Машина йөртүченең дә, пассажирларның да тиз аруы бар – берничә сәгать утырып бару бөтен кешегә дә туры килеп бетмәскә мөмкин.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү